Гаҗәеп тормыш: нефтьчегә кияүгә чыккан Якты Күл кызы Мария офицер хатыны булып куя
Көчле рухлы яшь гаилә – Сайфетдиновлар күпләргә үрнәк.
Мария – Зәй районының Якты Күл авылы кызы, ә Айдарның бабасы әлеге авылдан. Махсус хәрби операция вакытында Айдар Сайфетдинов ике аягын да югалта, бик күп операцияләр кичерергә туры килә. Шушы авыр вакытларда аңа яныннан бер генә сәгатькә дә китмәгән тормыш иптәше Мария яшәү көче бирә.
Айдар 2022 елның 22 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында повестка ала. Ә инде 24 октябрьдә аны якыннары озатып кала.
– Мобилизация игълан ителүгә үк мин Айдарның беренче сафларда булачагын аңладым. Аңарда һәрвакыт ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт рухы сизелә иде. Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар. Минем ирем – үз иленең чын патриоты. Ә мин – үз Ватанымның лаеклы улының хатыны. Шуңа күрә Айдар алдында китәргәме, юкмы, дигән сорау тормады, – дип сөйли Мария.
Айдар мобилизациягә кадәр нефть компаниясендә скважиналарны ремонтлау буенча оператор булып эшләгән.
2024 елның 14 июнендә язмыш усал шаярту әзерләгән булып чыга: Айдар яу кырында каты яралана, ике аягын да югалта һәм сул кулының бер өлеше эшкә сәләтсез кала. Аның исән калуы могҗиза. Бу вакыйганы Мария минутлап хәтерли.
– Иртәнге сәгать җиденче ярты. Миңа Айдарның апасы шалтырата. Һәм мин шунда ук Айдар белән нидер булганын аңладым. Шулай килеп чыкты, ул бу турыда миннән алданрак белгән булып чыкты. «Айдар яраланды». Ә аннан «аяклар» дигән хәбәр... – дип искә ала Мария бу коточкыч вакытларны.
Ә иң куркынычы – ул аны кайдан эзләргә икәнен белми. Мария Айдарның хезмәттәшләренә, аларның хатыннарына, күрше звено командирларына шалтырата.Иренә ай саен хәрби зонага посылкалар җибәргәнлектән, аның күпләр белән элемтәләре була. Аннан үз-үзен кулга алып, үз алдына Айдарны мөмкин кадәр тизрәк туган илгә алып кайту максатын куя. Монда терелү шансы күбрәк. Параллель төстә госпитальләрдән эзли башлыйлар. Кичкә генә аны Джанкое госпиталендә табалар. Айдар бик авыр хәлдә аңсыз була.
«Әлбәттә инде, телефоннан безгә аның яралану масштабы нинди икәнен әйтмәделәр. Ләкин без аның ике аягыннан да мәхрүм калганын белә идек...» – ди Мария.
Айдар яраланганнан соң өченче көнне аңына килә. Аннан аны Севастополь госпиталенә күчерәләр. Марияне Айдар исән калырга тиеш дигән ышаныч яшәтә. Ул исән калырга тиеш. Ул бит махсус хәрби операциягә киткәндә Мариясенә исән кайтырга вәгъдә итте. Мария Айдар аңсыз булса да, аның телефонына хатлар яза. Белә, аның бит телефоны да юк... Әмма кешегә авыр вакытларда мәхәббәт, ышаныч, өмет яшәргә көч бирә. Мария әлеге хатларны авыр вакытта көч биргән өчен телефонында әле дә саклый.
17 июнь кичендә Марияга табиб Айдарның аңына килүе турында хәбәр итә. Мария табибка Айдарга хатының шалтыратты, Маришка (Айдар аны яратып шулай дип эндәшә торган була) сәлам әйтте, дип әйтегез әле, зинһар, дип җиткерә.
«Никахлар күктә языла, диләр. Мария минем теткәләнгән-газапланган солдат җанымны өлешләп җыйды. Госпитальләр буенча өч көн эзләгәннән соң мине Севастополь реанимациясендә тапты. Аңыма килгәч, табибның беренче Маришкадан сәлам, дип әйткән сүзе миңа яшәргә көч бирде. Мин үзем генә булмавымны, янымда көчле терәгем булуымны аңладым», – ди Айдар.
Ә инде 18 июньдә Мария ире янына Санкт-Петербург госпиталенә оча.
«Мин башта аның палатасына керергә бик курыктым. Үзем өчен түгел, ә аның өчен. Ләкин үземнең йомшаклыгымны күрсәтергә хакым юклыгын белә идем. Мин көчле булырга тиеш! Елмаеп, палатага кердем һәм сәлам, матурым, менә без очраштык та, дидем. Мин еламадым. Чөнки еларга ярамаганын аңлый идем. Хәзер аңа минем ярдәм кирәк. Ул минем йөрәгемнең җылысын тоярга тиеш. Мин аңа без барысын да җиңеп чыгарбыз, син миңа ышанасыңмы, дидем. Ул, әйе, дип җавап бирде. Аллага шөкер, шулай килеп чыкты да», – дип сөйли Мария Айдар белән госпитальдә очрашкан беренче мизгелләре турында.
Мария хәзер иң авыры нәрсә булганын төгәл генә әйтә дә алмый.
«Айдарның беренче очрашуда әтисенә әйткән сүзләрен ишетү бик авыр булды: әти, кара әле, алар минем белән нәрсә эшләделәр... Бу иң куркынычы иде», – ди Мария.
Алар бик күп авырлыклар, кыенлыклар аша уза. Мария Айдары янында раскладушкада йоклый. Палатада алты яралы хәрби... Палатада уңайлылык тудыру өчен барысын да эшли.
– Шуны да әйтәсем килә, бу вакытта безнең янәшәдә һәрвакыт Айдарның бертуган апасы Лилия булды. Мин аңа бик рәхмәтле. Моны хәтта сүзләр белән аңлатып та бетереп булмый. Ул безгә өметсезлеккә бирелмәскә булышты. Лилия булмаса, миңа рухи яктан бик авыр булыр иде, – ди Мария.
Хәзер Айдар белән Мария Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәрендә махсус хәби операциядә катнашучыларны комплекслы озата бару һәм реабилитацияләүнең уникаль кластерында. Айдар биредә тернәкләндерү курслары уза, яңа һөнәр үзләштерә. Ә Марияны социаль һәм хезмәт интеграциясе мультиүзәге директоры Ирина Дрозденко җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегенә эшләргә чакырган.
– Алга таба планнарыбыз яшәргә һәм һәр көнгә сөенергә. Һәм шундый мөмкинлекләр өчен тормышка рәхмәт әйтергә. Айдар – бик якты күңелле кеше. Бабасы истәлегенә алган “Якты” позывное аңа бик тә туры килә. Көн саен барысы өчен дә Аллага шөкер, дип кабатлыйм, – ди Мария.
Шундый куркыныч сынауларга карамастан, Айдар белән Мария үзләрендә яшәүгә көч тапканнар! Айдар институт тәмамларга, йорт салырга һәм спортка кайтырга ниятли. Әмма иң мөһиме – Айдар янында һәрвакыт аның яраткан Маришкасы. Ул – аның төп таянычы.
Менә шундый гаҗәп тормыш. Нефтьчегә кияүгә чыккан Мария шулай итеп офицер хатыны булып куя.
Айдар Сайфетдинов – Россия Федерациясенең югары дәүләт бүләге иясе – Батырлык ордены кавалеры. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Фото Сайфетдиновларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев