Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Фрида Вәлитова: «Минем көчем — халык белән аралашуда»

«Туганайлар» коллективы белән таныштыруны дәвам итәбез. Фрида Вәлитова редакциябезнең корреспонденты.

Тормыш юлында һәр кеше үзе сайлаган юлдан атлый, әмма язмышның да үз эше бар. Балачактан ук ике һөнәрнең берсен сайлау турында хыялландым: укытучы яки журналист. Укыганда мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашып, үз фикерләремне язып район газетасына җибәреп тордым. Шигырьләремнең дә күбесе газетада басылды. Мәктәпне тәмамлагач, язмыш кушуы буенча, укытучылыкка укыдым.

30 еллык педагоглык эшчәнлегемдә дә иҗаттан аерылмадым. Балалар өчен уеннар, дәрес үткәрү алымнары, бәйрәм сценарийлары, әкиятләр һәм хикәяләр уйлап яздым. Аларны хезмәттәшләрем һәм «Мәгариф» журналы укучылары белән дә уртаклаштым. Педагогларның республика һәм район бәйгеләрендә лаеклы урыннар яуладым.

Тормышымның бер мизгелендә зур борылыш ясарга туры килде. «Ковид» белән авырып киттек. Мин, авырлыклар белән булса да, чирне җиңдем, ә хезмәттәшем Наташа бу дөньядан китеп барды. Шуннан соң, элеккеге эшемә кайту күңелгә авыр булды, эшемнән китәргә карар кылдым.

«Туганайлар» газетасына журналист кирәклеген белгәч, редакторга мөрәҗәгать иттек. Танышларым һәм дусларым күп булганлыктан, керәшеннәр яши торган авылларда булып, алар белән аралашып яшәгәнлектән, сынатмамын һәм журналистлык эшен дә өйрәнермен дигән өмет иде.

50 яшьтән узган кеше өчен, 30 ел башка юнәлештә эшләп, редакциягә килеп утыру, әлбәттә, җиңел булмады. Язу эшен яратсам да, журналист һөнәренең нечкәлекләрен белми идем.

Беренче командировкага ялгызым гына бардым, шактый яңалыклар, видео-фотолар ясап кайттым. Мин эшләгән берничә ел эчендә коллектив гел яңарып торды. Мине компьютерда эшләргә, сайтка язмалар куярга өйрәтүчеләр китеп, башкалар килде. Инде хәзер үзем яңа килүчеләргә күп нәрсәне аңлаттым, командировкаларга чыгып, авыл халкы белән таныштырдым, журналистның халыкка якын булырга кирәклеген төшендерергә омтылдым.

Халыкка үрнәк булырлык күп кенә гаиләләрне, күренекле кешеләребезне, кул осталарын, авылларны газетада күрсәтергә өлгердем. Язасы язмамдагы «геройлар» турында күбрәк белү өчен, авыл җирлеге башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар белән киңәшләшеп эшләдем.

Һәр язмамны вакытында тапшырып, сайтка да урнаштырып бардым, чөнки бүгенге көндә мәгълүмат тиз арада таралырга тиеш. Керәшеннәрнең мәдәниятенә сокландым. Бай йолалары, авыл атамалары, тарихы турында күп мәгълүмат җыйдым, аларны саклап калуның мөһимлеген аңладым.

Минемчә, журналист булу өчен, уку гына җитми, табигатьтән бирелгән сәләт кирәк. Аның сүз байлыгы зур булырга, ул кешеләр белән тиз аралаша белергә, аларны аңларга тиеш. Дөресрәге, иң мөһиме — халыкка булган мәхәббәт, дөньяны өйрәнүгә омтылыш һәм яңалыкларны үзе эзләп табып язу теләге!

Акча өчен генә журналист булып эшләп булмый. Ә бу һөнәрне сайларга теләгән яшьләргә әлбәттә, югары белем алу да зарур дияр идем. Һәр заманның үз таләбе: бүгенге көн журналисты универсал булырга: ул яңа технологияләргә тиз ияләшергә, төрле форматтагы материаллар (текст, фото, видео) әзерли белергә һәм социаль челтәрләрне оста кулланырга тиеш.

Ә эштә җитәкчеләр үз хезмәткәрләрен хөрмәтләп, һәрчак алга омтылырга дәртләндереп торсыннар иде. Людмила Белоусовага рәхмәтлемен. Аның күптән түгел: «Сез язган материаллар бик матур, газета укучылар ярата. Керәшеннәр арасында танышларыгыз чиксез. Газетада эшләгән барлык кызларга рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә карата ихтирамым зур. Алга таба да бергә-бергә озак еллар эшләргә язсын!», — дигән сүзләре күңелгә рәхәтлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев