Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Федотовлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Максим Михайлов Тукай районының Калинино авылында, Нина Михайловна Авлаш авылында туып-үскән.

Юбилярларның танышу тарихы кызыклы. Дуслары оештырган бер очрашуда алар беренче тапкыр күрешәләр. Очрашу бик күңелле үтә. Күпмедер вакыт узгач, аларның аралашулары көчле дуслыкка әверелә. Кояшлы матур көнне алар Яр Чаллы шәһәре ЗАГСында язылышып, гаилә коралар. Дусларының таныштыруы алар өчен тормышта гомерлек мәхәббәт булып кала.

Максим Михайлов тәҗрибәле машина йөртүче, Камаз автотранспорт колоннасын җитәкләгән. Яшьләр өчен дә һәрвакыт үрнәк ул. Аның хезмәте шәһәр юл-транспорт инфраструктурасын үстерүдә зур роль уйнаган. Нина Михайловна бухгалтерия сәүдә идарәсендә профессионал буларак танылган. Ул финанс китапларын дөрес һәм җаваплы итеп алып барган.

Аларның бик күп Мактау кәгазьләре һәм грамоталары бар. Алар ике бала үстерәләр. Оныкларына сөенеп яшиләр.Максим Михайлович умартачылык белән дә шөгыльләнә. Ә Нина Михайловна үзенең хуҗабикә осталыгын әзерләгән ризыкларында, бакча эшләрендә күрсәтә.

 

 

Чаллыда үткән тантаналы чара кысаларында юбилярларга шәһәр Мэры исеменнән Рәхмәт хатлары, истәлекле портретлар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Чара матур концерт номерлары белән тулыландырылды. .Бәйрәм ахырында сугыш кырларында һәлак булган якташларыбызга хөрмәт йөзеннән юбилярлар һәм ЗАГС идарәсе белгечләре "Ватан-ана" мемориалына чәчәкләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев