Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Федотовкада балалар мәйданчыгы ачылды

Балаларны яклау көнендә, Лениногорск районының Федотовка авылында күп функцияле балалар мәйданчыгын ачу тантанасы булды.

Лениногорск районының Федотовка авылында балаларны яклау көнендә зур шатлык булды - яңа, күп функцияле балалар мәйданчыгы ачылды. Бу авыл балалары өчен бик зур бүләк, чөнки алар хәзер иркенләп уйнап, күңел ача алачак.

 

Федотовка авыл җирлеге «Татнефть» грантын откан. Шушы акчага балалар өчен зур спорт мәйданчыгы төзелгән. Анда спорт инвентарьләре дә, утырып чәй эчәргә өстәл белән урындыклар да бар.

“Мәйданчыкның ачылышы бәйрәм төсендә узды. Балалар шатлыктан нишләргә белмәде, чөнки аларны кызыклы уеннар, күңелле музыка көтә иде. Әти-әниләр дә балалары өчен сөенде, чөнки хәзер аларның балалары чиста һавада, куркынычсыз шартларда вакыт уздыра алачак. Мәйданчыкта төрле яшьтәге балалар өчен уен корылмалары урнаштырылган: таучыклар, таганнар, комлык һәм башкалар. Бу мәйданчык балаларның физик үсешенә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш кертәчәк”, – дип яздылар федотовкалылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев