Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китте
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте. Бүген ул парламент башлыгы вазифасында соңгы сессия утырышын үткәрә.
Бүген ТР Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында парламент белән 30 ел җитәкчелек иткән Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итте. Депутатлар аның карарын хуплады, бу сорау утырышның көн тәртибенә кертелде.
«Минем тарафтан вәкаләтләремне вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Гаризаны имзалап, секретариатка тапшырдым», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Кадерле дуслар! Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», — дип белдерде ул чыгышында.
Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы каршында чыгыш ясап, Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт белдерде.
«Бүген гади көн түгел. Без сезгә ияләшкән идек инде, кая гына эшләсәк тә, сезнең ярдәмне тойдым. Районда эшләгәндә, сез Казанда эшләдегез. Иң авыр вакытта Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин финанс министры идем. Кулга кул тотышып эшләдек. Фәрит Хәйруллович тарафыннан гел ярдәм, теләктәшлек тойдым», — диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китүе игълан ителгәч, хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Бүген тантаналы көн. Барыбыз да монда җыелыштык. Җаваплы вакыт, дияр идем. Безнең эшчәнлектә гади мизгелләр булмый», — диде Минтимер Шәймиев. – Шундый президиум, шундый состав! Эшләргә күңелле бит! Бер-беребезгә карата шулай дустанә, җылы карашта. Тагын ни кирәк?! Үз эшебезне, җаваплылыгыбызны беләбез. Туган республикабызга хезмәт итәбез. Халык ышанычы бар. Безгә ничек бар, шулай калырга кирәк».

Минтимер Шәймиев утырышта катнашучыларга җаваплы эшләрендә иминлек, сәламәтлек теләде.
Татар-информ, Владимир Васильев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев