Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Эх, җиләкле җәйләрне: карендәшләребез җиләк җыя

Урманнарда каен җиләге, бакчаларда виктория пешкән чак.

Җәйнең иң матур вакыты җитте. Болыннарда, урман аланнарында, бакчаларда кып-кызыл булып җиләкләр өлгерә. Табигать биргән әлеге байлыкны җыеп калырга ашыга халык. 

Мамадыш районының Албай авылыннан Любовь Мишурина җиләк сезонын калдырмый. Ел саен, күбрәк Алабугада яшәүче кызы Ульяна белән, җиләккә йөриләр.

«Безнең якларда каен җиләге дә, җир җиләге дә була. Быел җиләк узган елга караганда күбрәк күренә. Җиләге булса, дәртләнебрәк тә җыясың бит ул, арган да сизелми. Җыйган җиләкләрдән вареньелар әзерлибез, аларны кайнатмыйча да, шикәр белән туглап та морозильникка куябыз, үзен генә дә катырып куябыз. Булган, җыйган җиләк җимешләр бик файдалы витаминнар алар. Күбрәк җыясың икән, сату белән дә азрак шөгыльләнеп алабыз, быел бер литры 1 мең сум. Бу инде гаилә бюджетына бик яхшы керем керү дигән сүз. Мөмкинлек, тырышлыгы булган кешегә бик яхшы хезмәт. Безнең авылда андый тырыш кешеләр бар. Көн дә  җиләккә барырга тырышабыз инде, чөнки ул «сезонный» гына бит. Җиләк җыю бер дә җиңел түгел: эссе була, чебен, черки, кигәвене тешли, түбәнгә карап җыярга кирәк... Сәламәтлеге нык булмаган кешеләргә бик озак һәм көндә барырга киңәш итмим», – дип язды Любовь Мишурина.

Яр Чаллыдан Лилия Акимова каен җиләге җыярга әллә кайларга еракка йөрми, ә үзенең бакчасында үстерә икән.

«Үсентеләр сату кибетендә каен җиләгенекен күрдек тә, үстереп карарга булдык. Инде икенче ел уңыш бирә. Аны кечкенә савытларга салып, катырып куям. Кышкы кичләрдә, үлән чәйләренә салып, җиләкле җәйне искә төшереп тәмләп чәй эчәбез. Бакча җиләге (виктория) дә уңышы мулдан булды. Ансыннан варенье кайнаттым», –  дип сөйләде Лилия.

Минзәлә районының Иске Мәлкән авылыннан Георгий Калинин ялларда хатыны һәм оныклары белән җиләккә барган. 

«Җиләккә ел саен барабыз инде. Табигать биргән витамин бит ул! Ә эссе көнне тирләп, пешеп җиләк җыйганнан соң, кичен балыкка барырга яратам», – дип елмая Георгий дәдәй.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев