Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Элгәредән калган гаилә мирасы: Библия китабы, эш кораллары, дулкын кырлы ипи калае

Зәй районының Әхмәт авылыннан марафончы Людмила Барсукова гаиләсендә сакланган гаилә мирасы белән таныштырды.

Әнием килен булып төшкәндә аны тәрбияләп үстергән әбисе белән бергә төшә. Әнигә әбисеннән, безгә әнидән мирас — Библия китабы. Ул минем өчен бик зур мирас. Аның өйдә саклануы — гаиләгә тынычлык, иминлек китерә.

Үзәбидән мирас — түгәрәк, дулкын кырлы ипи калае. Ииии, тәмле дә, кетердәп тә тора иде шуның кыр-кыры. Әби белән әни без мәктәптән кайтуга пешереп куялар иде тәмледән тәмле, пичтә пешкән камыр ризыкларын. Өстәлдә һәрвакыт самовар чыжлап торыр иде. Рәхәт тә иде соң гөрләшеп тәмлүшкәләр белән чәй эчүләре.

Әтиебез бик оста куллы кеше иде, белмәгән эше юк, капкалар ясый, тәрәзә наличниклары, каз оялары үрә иде, җәй буе печән чаба иде, итекләргә матур итеп олтан сала иде... Алтын куллы кеше иде әтиебез. Аның берничә эш коралын үземдә бик кадерләп саклыйм. Шулай ук бик кадерле дә, кирәкле дә элеккеге үлчәү. Аны әни күз карасы кебек саклап тотты, хәзер мин дә шулай.

Шулай ук әнинең сандыгыннан бер дә киелмәгән хатын-кыз сапогие. Әниемнең Петр дәдәсе хәрби кеше иде. Полковник дәрәҗәсенә күтәрелде. Бик күп илләрдә хәрби хезмәттә булды: Венгрия, Чехословакия, Африка илләрендә хәрби йөкләмәләр үтәде. Ул посылка белән дә, кунакка кайтканда да әниемә бик күп матур-матур киемнәр алып кайта торган булган. Бу әнигә дәдәсенең Чехословакиядән җибәргән бүләге. Әнинең үкчәле матур сапогие хәзер минем хәзинәмдә. Ул аны гомер буе, бер дә кимичә сандыгында саклады.

Әнием ашларда, туйларда бик матур җырлый иде. Дәфтәр битенә матур почеркы белән язып куйган, туйда кодалар белән кара-каршы җырлый торган җырлар. Әле аның бик күп такмаклар язылганнары да бар. Подгорный көенә кара-каршы матур такмаклар әйтешеп бииләр иде. Әни генә түгел, әти дә яшь чагында блокнотка шигырьләр күчергән. Соңгы кулъязма әтинеке.

Әйе, мин бу кадерле мирасны ядкарь итеп саклыйм һәм саклаячакмын. Аларны кулга алып әти-әни, әби-бабай җылысын тоям, яшәү көче алам. Бу мирасны бездән соң балаларыбыз да, шулай сакласын, кадерләсен иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев