Элгәре керәшен туйлары ничек узган?
Марафончы Екатерина Яковлева аргыш булып йөргән Наталья (1938 елгы) һәм Александр (1937 елгы) Зимуровлардан 1999 елда язып алган.
Туйда кыз ягы, егет ягы була. Кунаклар да парлы булып килә. Башта туй егет ягында була. Кыз ягын каршы алырга чыгалар, май каптыралар. Аны аргыш белән кияү егете каптыра. Тәреләр белән чыгалар. Ул тәрене урсай кеше тотып чыга.
Аргыш – туйны алып баручы кеше. Ул ике яктан да була. Аларны сайлап кына куялар. Туйда кунак ягы утырып тора, хуҗа ягы гел аяк өстендә, утырмый.
Түшәк сатучы кыз ягы гел уен-көлке аша сатулаша. «Мин бирмим! Бәясенә тимисез!». Иң беренче бер сумны салалар. «Эче – мамык, тышы – җепәк, ятсаң – балкып китә, торсаң – калкып китә» . Бик кызык инде ул! «Икәү ятасыз, өчәү торасыз» дип әйтәләр. Тагын бер сум бирәләр. «Бәясенә җитмисең!» дип җавап кайтаралар. Менә шулай итә-итә, түшәкне 100-200 сумсыз егет ягына бирмиләр.
Урын алу. Урынны алгач җырлана торган җырулар бар. Урынны акчага сатып аласың (аргыш дигән кешенен урынын алу була ул). Егет һәм кыз ягыннан да икешәр пар туйны алып бара.
Беренче көнне яшьләр туе була. Икенче, өченче көнне – олылар туе. Яшьләр хәзер туй беткәнче өстәл башында утыра. Ә элек алай түгел иде, мин үзем килен булып төшкәч, туй беткәнче табак-савыт юдым. Өстәл башына мине кем кертсен?!
Ширбәт сону. Ширбәт җырлары була. Яшьләргә бүләк салу ул ширбәт сону була. Поднос алып чыгалар, шунда кабартма һәм башка ризык куялар. Җырлыйлар, бүләген салалар.
Өй түрендә талларны,
Әйләндереп алыгыз.
Кияү дә үзегезнеке,
Кыз да үзегезнеке,
К-ү-ү-п иттереп салыгыз, – дип җырлыйлар. Яшьләргә теләкләр теләнә.
Аш чыгару тәртибе. Туйда кунаклар бераз ашап эчкәч, кайнар шурпа чыгаралар. Казны – туй китәр алдыннан гына.
Менә шактый итебез,
Итебезне ашагыз да,
Кайтыгыз да китегез, – дигән җырулары да бар. Аңа үпкәләмиләр, гаепләмиләр. Бездә тәртип шулай.
Каз тураганда җырлый торган җырулары:
Олы юлларга, ди, маяклар булсын,
Әй, тал чыбыклары кадыйк кай маяккай.
Кода-кодачаларның сыйлары бетмәс.
Әй, туганнар, басыйк әйдә аякка.
Моны аргыш җырлый, аннары туй тарала.
Китүчеләр җырлый:
Без, дей, килгән чакларда да, тулылар иде,
Ай, без кайтканда да тулы, әле, калса иде.
Имеш, без күп ашамадык, тәртипле булдык дигән сүз.
Икенче атнада кыз йортында була туй. Анысы «кайтарма» дип атала. Бу туйда инде бүләкләр салмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев