Дүсмәт мәдәният йортында яшьләр һәм яшүсмерләр өчен махсус чара үткәрелде
Хәбәрләр

Дүсмәт мәдәният йортында яшьләр һәм яшүсмерләр өчен махсус чара үткәрелде

Мамадыш районының Дүсмәт мәдәният йортында яшьләр, балалар белән төрле чаралар еш үткәрелә.

1944 елның 27 январе – бу көн ике мөһим вакыйганы искә төшерә. Беренчедән, бу – Ленинградның 872 көнлек канлы камалыштан азат ителгән көне. Бу көннәр шәһәр халкы өчен ачлык, газап һәм үлем белән тулы булган. Икенчедән, бу – Холокост корбаннарын искә алу көне. Холокост – ул Икенче бөтендөнья сугышы елларында (1941-1945) геноцид фаҗигасе фаҗигасе.

«Чарада тематик презентация күрсәтелде. Бу презентация ярдәмендә яшьләр Освенцим, Бухенвальд, Майданек кебек үлем лагерьлары һәм Ленинград блокадасы турындагы белемнәрен яңарттылар, бу куркыныч вакыйгалар турында фикер алыштылар», – диде мәдәният йорты җитәкчесе Мария Петрова.

Бу икеле дата, ике авыр хәтер, ике зур фаҗига – безгә киләчәк буыннарга бу хәлләрне онытмаска, аларның ачысын тоярга һәм мондый хәлләрнең кабатланмавы өчен көрәшергә кирәклеген искә төшерә. Ленинград блокадасы вакытында кешеләрнең ныклыгы, бердәмлеге, тормыш өчен көрәше безне һәрвакыт сокландыра. Ә Холокост – ул кешелек тарихындагы иң караңгы битләрнең берсе. Миллионлаган гаепсез кешеләрнең, шул исәптән балаларның, үзләренә бернинди дә гаепләре булмаган килеш юк ителүе – бу безнең хәтеребездә мәңгегә сакланырга тиешле ачы чынбарлык.Мәдәният йортында узган әңгәмә һәм презентация яшьләрнең бу тарихи вакыйгаларны тирәнрәк аңлавына ярдәм итәр.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев