Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дружба авылыннан Галина Такарликова: «Элек, каравыл өендә сәхнә ясап, концерт куя идек»

Сарман районының Дружба авылында бер урам гына булса да, авыл халкының бакчада кайнашуын, болында арканлап куелган малларның күплеген күреп, бу авылда да тормыш сүнмәгән, кешеләр дәртләнеп гомер итә.

Бу авылда килгәч, Такарликовлар йортына тукталдык. Безне күп керәшен йортындагыча, хуҗабикә Галина Такарликова һәм аның бертуганы Зинаида түти «Кунак каршылау» җыруын җырлап каршы алдылар.

«Бу — минем төп нигезем, шунда туып-үстем. Ирем Леонид та шушы авылдан. Мин 8дә, Леонид 9да укыганда очрашып йөри башлаган идек. 7 ел йөргәч, кавыштык. Өйләнешүгә, Чаллыга чыгып киттек. Ике бала үстердек. Яңадан авылга кайтканыбызга 26 ел. Лаеклы ялга чыкканчы сыерлар саудым. Өйдә генә утыргач, яшьлек елларындагыча, Леонид кулына гармун тотып, мин җырлап, төрле чараларда, бәйрәмнәрдә катнашып йөри башладык. Бәләкәйдән җыр-моңга гашыйк инде без. Элек, каравыл өенә, өйдән чаршау алып барып, сәхнә иттереп ясап, концерт куя идек. Леонид гармунга нык гашыйк кеше. Әле дә гармун җыя (киштәләргә төзелгән гармуннарны күрсәтә). Ләкедәге «Игәнә» ансамбленә дә йөрдем, саулык борчымаганда, әле дә кушылабыз. Элгәре Рождество, Качману бәйрәмнәре матур үтә иде. Өйдән-өйгә йөрүләр, әниләрнең җыелышып һәр йортта 500 йөз пилмән ясаулары, Олы көндә «Күкәй тәгәрәтү» уеннары истә. Үзем әле дә әниләрдән өйрәнеп калганча, дурычмак, бәлеш пешерәм», — диде елмаеп Галина түти. 

Леонид дәдәйне генә күрмәдек, исәнлеге какшап китеп, больницада дәваланып яткан мәле иде. Керәшеннәргә хас булганча, бу авылда да халык кушаматсыз түгел.

«Безнең «Беда» кушаматы бабайдан килгән. Әтигә 6 яшь кенә чакта ук, әтисе үлгән. Бабайның кушаматы аю булган. Бабай үлгәч, Бордыдан бер бабай килеп, чиркәүдә эшләгән. Ул безнең әбигә йортка кергән. Ә аңарчы ул бер әби белән яшәп караган. Аның балалары күп булган, шуңа ул бабайга «башыңа беда алгансың» дигәннәр авыл халкы. Шуннан, кушамат та тагылыган. «Даный»лар, «Саескан»нар, «Түбри»ләр бар...», — дип кушаматлар турында дә әйтеп үтте Галина түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев