Чистайдан Федор Чалмаев Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Чистай районы советының бишенче чакырылыш беренче утырышында бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Федор Чалмаев Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
1987 елдан бирле Югары Кондратада — башта авыл советы председателе, ә аннан соң җирлек башлыгы булып эшләүче Федор Пантелеевич авылның бүгенге сулышы турында сөйләде.
«Авылда 260 кеше яши, мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, чиркәү бар. Безнең авыл җирлегендә чувашлар һәм керәшеннәр яши. Бер-беребезнең йола-гадәтләребезне хөрмәт итеп, тату гомер итәбез. Һәр яктагыча, иң зур проблемаларыбызның берсе — яшьләрнең авылда калмавы. Эш юкны сәбәп итә алар. Авыл яшәсә, ил дә яшәр, диләр иде элек. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы да бар, ләкин барысы да анда эшли алмый. Халык бик тырыш, мал асрап, бакчасында кайнашып үз көнен үзе күрә. Йолаларыбызны сакларга, бәйрәмнәребезне бергәләп, зурлап уздырырга тырышабыз», — дип авыл һәм бүгенге эшләре белән таныштырып үтте Федор Пантелеевич.
Шулай ук, авылда махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм — көндәлек кирәк-ярак әйберләре җыелуын да әйтеп үтте ул. Маскировка челтәрләре дә үргәннәр.
Фрида Вәлитова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев