Чистайда Петровлар гаиләсенең 50 еллыгы зурлап уздырылды
Чистай шәһәре ЗАГСында Розалия һәм Василий Петровларны гаиләләренең алтын юбилее белән котладылар.
Уртак гаилә тормышларының 50 еллыгын Розалия Сәфәровна һәм Василий Константинович Чистай шәһәре ЗАГСында тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Ул көнне биредә бу бәхетле парга иң матур, иң якты теләкләр әйтелде, матур-матур чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.
Аларның уртак тормышка юл башы 1974 елда башлана. Василий Чисатайга училищега укырга килә, ә аның булачак хатыны Розалия ашханәдә повар булып эшли. Студент егет еш кына әлеге ашханәгә кереп йөри. Тиздән, ул монда тәмле ризык өчен генә түгел, ә Розалияне күрергә йөри башлый. Кыз аны матур елмаюы, аш-суга осталыгы белән үзенә карата.

1975 елда алар Василийның туган ягы Лениногорск районының Федотовка авылында туй итәләр. Туйлары якын туганнары белән узган. Шуннан башка тормыш башлана. Петровлар пароходта да эшләп алалар. Василий – моторист, ә Розалия повар була. Ә алга таба Василий 15нче ПМКда шофер булып эшли, хатыны – суднолар ремонтлау заводында повар. Розалия апа лаеклы ялга икмәк заводында эшләгән җиреннән китә, гомер буе шофёр булып эшләгән Василий дәдәй – «Таттелеком»нан.
Өйләншкәннәренә ярты гасыр вакыт үтсә дә, аларны бер-берсенә карата олы хөрмәт, бер-берсен ярты сүздән аңлау бәйли. Розалия апа пешергән пироглар тәмен ярты Чистай халкы белә. Василий дәдәй дә үз гаиләсенең ныклы терәге булып, төзелеш эшләрендә улларына ярдәм итеп яши.
Петровлар гаиләсе – чын мәхәббәт, тугрылык, барлык авырлыклар аша үтеп тә, үзара хөрмәтне саклау, тормышның һәр мизгеленә шатлана белү үрнәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев