Чибярләрнең дә чибяре булу өчен әзерләнделәр
14-17 май көнне Казанда «Кряшен чибяре-2026» конкурсының әзерлек этаплары булды. Конкурста үз көчләрен сынап карарга 12 кыз теләк белдергән иде, сайлап алу этабында аларның 10сы финалга узды.
Абруйлы конкурс
«Кряшен чибяре» финалистлары, һәр елдагыча, конкурска кадәр башта әзерлек этапларын узалар. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул иртәрәк оештырылып, 4 көн дәвам итте. Ул көннәрдә чибәрләр җиң сызганып эшләде. Кызлар янында булып, әзерлек этабының «эчке кухня»сын күреп кайттык.
Кызлар Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә җыелгач, беренчеләрдән булып, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе, "Кряшен чибяре«нең башкаручы директоры Игорь Шрыков конкурс шартлары һәм әзерлек этабының тәртибе белән таныштырды.
— Сез булдыра алмам дип уйлап, куркып калмадыгыз. Бу конкурста катнашырга теләк белдереп, иң-иңнәр рәтенә кердегез. Шушы 4 көндә бергәләп эшләрбез, конкурска ныклап әзерләнербез, — дип кызларның үз-үзләренә ышанычларын арттырды Игорь.

Әйе, чыннан да конкурс күп көч, энергия, креатив идеяләр таләп итә.
Галим, сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров та финалистларны сәламләде:
— «Кряшен чибяре» — иң абруйлы конкурсларның берсе. Бурычыбыз — культурабыз турында тагын да күбрәк белү, аны башкаларга да таныту. Мондый конкурслар дәүләтнең милли сәяәстен тормышка ашыруда да ярдәм итә», — диде һәм кызларга теләкләрен җиткерде.

Конкурста көч сынашкан кызларның таланты төрле номинацияләрдә бәяләнәчәк. Шуларның берсе — «Online Кряшен Чибяре». Кызлар арасыннан бу номинациядә җиңүче «Туганайлар»ның социаль челтәрендә тавыш бирү аша билгеләнә. Бу турыда «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина таныштырып, кызларга үз теләкләрен җиткерде.
— Йола-гадәтләрне саклау гаиләдән башлана. Нәкъ менә хатын-кыз гаилә учагын саклаучы. Ул туган телдә бишек җырлары җырлый, йолаларны өйрәтә. Безнең төп бурыч та бит керәшеннәрнең сокланып карый торган йолаларын балаларыбызга тапшыру. Сезгә бу конкурс шушы миссияне башлап җибәрергә, дәвам итәргә булышлык итәр дип ышанып калам. Кешене башта киеменә карап каршы алалар, шуңа да керәшеннәргә хас булган матур гадәтләрне, киемнәрне сәхнәдән халыкка тәкъдим иткәндә моны онытмагыз, — дип басым ясады Юлия Юрьевна.

Һәр көнендә — яңалык
Беренче көнне кызлар керәшен киеме буенча лекция тыңлады. Аны традицион кием белгече, дизайнер Юлия Әхмәтҗанова уздырды. Ул кием үзенчәлекләре, бизәнү әйберләре турында сөйләде. Берничә кызга керәшен киеме кидертеп, аның һәр элементы белән таныштырды.

— Һәркайсыгыздагы бу күлмәкләр — әйтеп бетергесез байлык. Аны саклап кына йөртегез, — дип ассызыклады ул. Катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясаганда киячәк этник костюмнарны да карады. Дөресен әйткәндә, үзем өчен дә күп яңалык белдем бу лекциядә.
Вокал буенча масстер-классны «Бәрмәнчек» ансамбленең баш хормейстры Эльвира Камалова үткәрде. Ул финалга чыккан һәр кызны ноталар буенча эшләргә өйрәтте. Шулай ук, кызлар «Кряшен чибяре» конкурсының гимнын өйрәнделәр.

Тышкы чибәрлеккә өстәп, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү, ягъни сәхнә культурасына ия булу да мөһим. Шуны күз уңында тотып, оештыручылар дефиле буенча да мастер-класс әзерләгәннәр иде. Кызлар сәхнәдә каушап калмаска, гәүдәне төз тотарга, матур итеп атлап йөрергә өйрәнделәр. Аны XXVIII «Мисс Татарстан-2026» матурлык конкурсының «II Вице-Мисс 2026» титулы иясе, узган елгы «Кряшен чибяре» конкурсында Мамадыш муниципаль районы буенча икенче урынны алган Кристина Грибакова уздырды.

Кызлар конкурс сәхнәсендә башкарачак биюне мастер-класста хореорграф Диана Сергеевадан өйрәнделәр. Финалда заманча, матур керәшен биюләре күрербез.

Ел саен, кызлар өчен профессиональ фотосессия дә уздыралар. Гадәттә, ул табигать кочагында һәм фотостудиядә була. Берсеннән-берсе матуррак кызлар милли һәм заманча киемнәрдән фотога төштеләр. Шулай ук, конкурс сәхнәсендә кызлар чыгыш ясаганда экранда күрсәтеләчәк видеоларны да яздырдылар.
Әзерлек этабында кызыклы очрашулар, лекциләр дә булды. Кызлар, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллинаның керәшен тарихы турындагы лекциясен тыңладылар. «Кряшен чибяре-2025» титулы иясе Ариана Кадыйрова «түгәрәк өстәл»дә кызларга финалда нәрсәгә игътибар итәргә икәнен сөйләп, киңәшләрен бирде. Блогер-интервьюер Олеся Лесная (Олеся Дмитриева) белән очрашуда «Керәшен блогерлары аз. Камерадан оялмагыз, үз культурабызны, йолаларыбызны фото-видео аша күрсәтеп барыгыз. Аны халык ошата», — дип сөйләде Олеся.
Кызлар иҗат номерларын әзерләү буенча режиссер белән эшләделәр. Игорь Шрыков, Вадим Шрыков, Дмитрий Баранов һәр кыз белән аралашып, сәхнәдә күрәсәтеләчәк чыгышларын барладылар. Төп игътибар финалда кызларның бер-берсен кабатламавына, һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булуга юнәлдерелде.
Конкурста бер-берсенә көндәш булачак кызлар 4 көндә аерылмас дусларга әйләнделәр.
«Куркып кына килдек, чөнки нәрсә көтәсен дә белмәдек, үзара таныш та түгел идек. Бу көннәр кызыклы, бер минуты да буш булмады. Бик күп яңалык белдек», — дип елмаеп сөйләде кызлар берсен-берсе бүлдереп.
Онытмагыз, конкурсның йомгаклау этабы 18 июль кичендә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2026» бәйрәменең «Кряшен чибяре» мәйданында булачак. Биредә Татарстан күләмендәге "Кряшен чибяре"н һәм Мамадыш муниципаль районының үз «Кряшен чибяре»н сайлаячаклар. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, бүләк көтә. Шулай ук, конкурсның төрле номинацияләрендә җиңгән кызларга дипломнар тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев