Быел «Әлбәдән» фестивалендә яңа мәйданчыклар оештырылачак
Бөтенроссия хәрби уеннар фестивале Советлар Союзы Герое, Брест крепостенең легендар сакчысы Пётр Михайлович Гавриловның туган җирендә, Питрәч районының Әлбәдән авылында узачак.
Оештыручылар, хәрби техника, атлы гаскәр һәм авиация катнашындагы бу фестивальнең, масштабы буенча, Россияда иң зур чараларның берсе булыр дип өметләнәләр.
Программада – өч тарихи реконструкция: «1919. Геройның яшьлеге», сугышның беренче сәгатьләре һәм «Брестның утлы еллары». Алдагы еллардан аермасы — Россиянең танылган артистлары һәм яшь талантлар катнашындагы театрльләштерелгән концерт
Фестивальнең оештыручысы Наилә Таҗиева әйтүенчә, программа быел бик бай эчтәлекле. булачагына ышандыра. Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын реконструкцияләгәндә заманча өр-яңа техника һәм махсус эффектлар кулланылачак. Сугыш елларында татарстанлыларның тылдагы фидәкарь хезмәте турында театральләштерелгән күренеш тә булачак.
Фестивальгә килүчеләр авишоу һәм парашютчыларның чыгышын да күрәчәк. Хәрби техника парады барышында Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында кулланылган техниканы да күрергә булачак. Яңа экспозицияләрнең берсе Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә Татарстан егетләренең батырлыгын чагылдыра.
Питрәч районы башлыгы Рәис Сөйләманов искәртеп үткәнчә, төп бурыч – керәшен герое, Брест крепосте каһарманы Пётр Гавриловның якты истәлеген онытмау һәм яшь буыннарга да җиткерү.
Бөтенроссия хәрби уеннар фестивалендә Белоруссиядән дә кунаклар килүе көтелә. Алар арсында «Брест крепосте» мемориаль комплексының «Көнчыгыш форт» бүлеге мөдире Инна Гавриленко-Шедловская да булачак. Ул майор Гавриловның крепостьне саклагандагы ныклыгы һәм батырлыгы турында сөйлиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев