Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бордыда махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерлиләр

Тукай районының Борды авылыннан Альбина хәрби операциядәге ире янына җыена.

Тукай районының Борды авылыннан Альбина Тимофеева махсус хәрби операциядәге ире Михаил янына барырга җыена. Бу — аның алтынчы баруы. Альбинаны юлга Борды халкы бергәләп әзерли.

 

Махсус операциядәге якташларына, Михаилның хезмәттәшләренә тапшыру өчен, Борды авылы мәдәният йортына җыелып, берничә сәгать эчендә йөз күкәйлек токмач кисеп киптергәннәр. Бу эштә авыл җирлеге башлыгы Роза Николаевна һәм волонтёрлык хәркәтенә кушылган хатын-кызлар гына түгел, хәтта балалар да катнашкан. 

 

Аерым алганда, Альбинаның улы Ярослав һәм мәдәният йорты җитәкчесе Нурия Рамазанованың оныгы Рамазан буй-буй киселгән камыр җәемнәрен токмач кискеч махсус җайланмадан чыгарырга булышканнар. Авыл укытучылары да 25 күкәйлек йорт токмачы кисеп биргәннәр. 

Штурм ротасындагы хәрбиләргә кыр шартлары өчен кирәк-ярак та әзерлиләр бордылылар. Бер тамчыдан күл җыелгандай, һәркем үз хәленнән, мөмкинлегеннән чыгып булышырга тырыша. 

Авыл халкына, әти-әнисенә һәм кызы белән улына кушылып, барлык карендәшләр исеменнән Альбинага имин юллар телибез, исән-сау йөреп кайтсын. «Без үз илебезне саклыйбыз», — дип, еракта Ватан кушкан бурычны үтәүче Михаилга, аның белән бер сафтагы ир-егетләргә уңыш юлдаш булсын.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев