«Күрше фест» фестивале кысаларында Тукай районының Борды авылында буыннарны берләштергән һәм халык традицияләрен яңарткан җанлы бәйрәм оештырылды.
Үткәрелгән чараның төп вакыйгасы — зур концерт булды. Авыл халкы артистларга кушылып җырлады, бергәләп түгәрәк уен оештырды. Бу исә бердәмлек һәм гомуми шатлык атмосферасын тудырды.
«Бәйрәмдә районның китапханә җитәкчеләре дә актив катнашты. Алар кунаклар өчен бай эчтәлекле интерактив мәйданчык әзерләделәр:
- Чигү буенча мастер-класс
- Ясалма күннән заманча аксессуарлар ясау дәресе
Иҗат өстәлләре артында төрле буын вәкилләре очрашты. Яшьләр өлкән осталарның тәҗрибәсен үзләштерде, ә балалар яңа техникаларны кызыксынып сынап карады. Бергәләп башкарылган иҗат эшләре һәм музыка авылдашларны тагын да якынайтты», – дип хәбәр ителә Тукай районы хәбәрләрендә.
Фото: үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев