Тукай районының Борды авылындагы үзәк мәйдан бер көнгә җирле халыкны һәм күрше торак пунктлардан килгән кунакларны берләштергән бәйрәм интерактив киңлегенә әйләнде.
Көннең төп геройлары — җәйге хезмәт җимешләрен тәкъдим иткән һәвәскәр бакчачылар. Әлеге бәйрәм Татарстанда барган «Күрше» масштаблы фестивале кысаларында узды. Катнашучылар өчен бай күңел ачу программасы әзерләнгән.
«Халык күңелле бәйгеләрдә көч сынашты, тематик викториналарда, уеннарда һәм көлке ярышларда катнашты. Тамашачыларны җырлары белән сөендергән җырчылар, биючеләр һәм гармунчыларның чыгышлары бәйрәмнең иҗади атмосферасын тудырды. Бәйрәм көне финалында барлык кунаклар өчен икмәк өстәлләре оештырылды. Төп ризык хуш исле үләнле чәй һәм җирле бакчачылар кулы белән үстерелгән көзге татлы бүләкләр булды», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Нурия Рамазанова.
Фото мәдәният йортыннан.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев