«Россия халыклары бердәмлеге елы» кысаларында оештырылган «Рушник: фотоистория традиций» («Сөлге: традицияләрнең фототарихы») фотоконкурсы сөлге традициясенең бүгенге көндә камера объективы аша ничек яшәвен күрсәтә.
Фотоконкурсны оештыручы — Татар мәдәнияте үзәге. Конкурста катнашу өчен, оештыручыларга конкурс темасын ачучы 8дән артык булмаган авторлык фотосурәтен җибәрергә кирәк иде. Конкурс өч номинациягә бүленгән, аларның һәркайсы үз карашын тәкъдим итә:
«Традицияләрне саклаучылар»
Монда борынгы, гаилә яки уникаль сөлгеләр төшерелгән фотолар көтелә. Тарихы булган кадрлар хуплана: мәсәлән, әбиләр сандыгыннан алынган сөлге яки халык иҗатының сирәк үрнәге.
«Заманча дөньяда сөлге»
Бу номинация иҗади эшләр өчен. Сөлгенең заманча интерьерга ничек яраклашуын, мода, сәнгать элементы яки арт-объектның бер өлеше булуын күрсәтергә кирәк.
«Бизәкләрдәге символлар»
Макросъемка яратучылар өчен номинация. Бурыч — сөлгедәге чигүләрне, орнаментларны һәм символларны якыннан төшереп, бизәк аша аның тарихын сөйләү.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә 1, 2 һәм 3 нче урыннарны алган җиңүчеләр билгеләнде. Барлык призерлар да электрон дипломнар белән бүләкләнде.
Алар арасында Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе Евдокия Толстова да бар. Ул «Традицияләрне саклаучылар» номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев