Бирдебәктән Евдокия Толстова «Милли ризык - 2025» конкурсында керәшен милли ризыгын әзерләде
Балык Бистәсе районында узган «Милли ризык - 2025» фестиваль-конкурсында Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова уңышлы чыгыш ясады, керәшеннәрнең яратып пешерелә торган ризыкларын күрсәтте.
Ул Казаклар Чаллысы авыл җирлеге данын яклап, «Милли керәшен кухнясы» номинациясендә көч сынашты. Евдокия осталыгы һәм милли ризыкларга мәхәббәте жюри тарафыннан югары бәяләнде. Ул Дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Бу җиңү - аның тырышлыгының һәм милли мәдәниятне саклауга керткән өлеше.
Евдокия Толстованың җиңүе Казаклар Чаллысы авыл җирлеге өчен горурлык. «Милли ризык - 2025» фестиваль-конкурсы кебек чаралар милли кухняларны популярлаштыруда, яшь буынны тарихка якынайтуда зур роль уйный.
«Районда төрле милләтләр яши, һәм аларның һәрберсенең үзенчәлекле кулинария традицияләре бар. «Милли ризык - 2025» кебек фестивальләр бу традицияләрне саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итә. Мондый чаралар милли ризыкларны гына түгел, ә халыкның рухи кыйммәтләрен дә саклауга юнәлтелгән. Бик теләп катнаштым, тагын бер уңышыма сөенәм», – дип әйтә һәрьяктан актив Евдокия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев