Хәбәрләр

Бирдебәклеләр махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерли

Балык Бистәсенең күп кенә авылларында ярдәм әзерләү, маскировка челтәрләре үрү даими рәвештә алып барыла.

Бирдебәк авылы клубында СВОда катнашучы егетләребезгә ярдәм итү максатыннан, маскировка челтәрләре үрү өчен кирәкле материалларны кисеп әзерләделәр.

«Бу изге эштә катнашкан һәркемгә аларның тырышлыклары һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез! Бердәм булып башкарылган һәр эш — безнең егетләребез өчен бик мөһим ярдәм. Бергә булганда без көчле!», — дип яздылар авыл җирлегеннән.

Бу изге эшнең һәркайсы — безнең егетләребезнең иң кадерле сакчысы. Аларның тормышы өчен тылдагы бердәмлекнең кыйммәте бик зур.

Бергәләп эшләве дә рәхәт бит
Бергәләп эшләве дә рәхәт битН

Е.Толстова фотолары


Нет комментариев