Алар үргән сеткалар, әлбәттә, егетләребезне дошманнардан саклар, шулай ук, аларның күңелләренә туган яктан килгән җылылык булып ирешер.
Балык Бистәсе районының Бирдебәк һәм Үри Чаллысы авылларының изге күңелле кешеләре бердәм булып, хәрби операциядә булган егетләребезгә ярдәм кулын сузуны дәвам итә. Алар маскировкалы сеткалар үрү эшен бик теләп башкаралар.
«Бу игелекле эшкә авыл халкы бик теләп кушылды. Һәркем үз өлешен кертә, җылы сүзләр, изге теләкләр юллый. Бу ярдәм егетләребезгә рухи көч бирә, аларның хезмәт юлларын уңайлы итәргә ярдәм итәчәк дип ышанабыз», – дип яздылар авыл активлары.
.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев