Бирдебәк һәм Үри авылы җитәкчеләре сугыш ачысы кагылган гаиләләрдә булганнар
Балык Бистәсе районында урнашкан Казаклар Чаллысы авылы җитәкчелеге, авылдашларының кайгысын уртаклашып, аларга ярдәм кулы сузарга тырыша. Алар сугыш афәтен кичергән гаиләләргә игътибарлы булып, һәрдаим хәлләрен белеп торалар.
Күптән түгел генә авыл җирлеге рәисе Фәрит Хәсәншин һәм клуб җитәкчесе Евдокия Толстова бер төркем авылдашлары белән берлектә тыл ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен өйләренә барып күреп, хәл-әхвәлләрен белделәр. Алар шулай ук Чечня сугышында батырларча һәлак булган егетләрнең әти-әниләрен дә онытмадылар.
Җитәкчеләр бу гаиләләргә күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Бу эшне алар «Кулон» АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Фәхретдинов ярдәме белән башкардылар.
Евдокия Толстова сүзләренчә, алар Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераны Александра Кириллованы да котлаганнар. Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә, шул исәптән Рая Толстовага, Фәния һәм Халик Гайнуллиннарга, Үри авылыннан Чечняда һәлак булган Николай Гавриловның әти-әнисе Зоя һәм Николай Гавриловларга да барганнар.
Авыл җитәкчелегенең бу гамәле авылдашларының күңелләренә җылылык өстәде һәм аларга ярдәм кирәк булганда беркем дә читтә калмаячагын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев