Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы мәдәният хезмәткәрләре «Чиста һәйкәл» дип исемләнгән игелекле акциядә актив катнаштылар.
Акциянең максаты - һәйкәл территориясен чистарту, Сугыш кырларында күрсәтелгән ветераннарының батырлыгы өчен патриотик хисләр һәм горурлык тәрбияләү.
Бирдебәклеләр Бөек Ватан сугышы елларында батырларча һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсендәге чүп-чарны һәм үскән корган үләннәрне җыеп, аны чистарттылар.

Бу акция – безнең батыр бабаларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә һәм аларның хәтерен хөрмәтләүгә зур өлеш. Мәдәният хезмәткәрләренең бу тырышлыгы һәйкәл тирәсен генә түгел, ә халык күңелен дә яктыртты. Аларның эше – һәркемгә үрнәк булырлык.
Е. Толстова фотолары.
Нет комментариев