Хәбәрләр

Биюче Владислав Уткин Татарстанның атказанган артисты булды

Биюче карендәшләребезгә бу мактаулы исем Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шушы елның 30 сентябрендәге указы нигезендә бирелде.

Владислав Уткин хореография сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Владислав 1991 елда Олы Аты авылында туган. Бию белән кызыксынып китүе 3нче классларда булган. Түбән Каманың 2нче татар гимназиядә укый, бию белән кызыксынып китүе 3нче классларда була. «Яшьлек» бию төркеменә йөри. Ә инде гимназияне тәмамлаганнан соң, Казан  мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Соңгы курста укыганда дәүләт ансамбленә эшкә урнаша.

Бүген дә ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию коллективы солисты, хореограф, халыкара һәм Россия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты.

Фото: «Түбән Кама җәүһәрләре» төркеменнән


Нет комментариев