Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бер күрешү - үзе бер гомер. Иванайда туганнар очрашкан

Казанда яшәүче Нина Егорова Субаш авылында яшәүче Анна Подьячева белән Иванайда гомер итүче Анна Башированы очраштырган.

Бу бик күңелле, җылы һәм истәлекле очрашу булган. Нина Егорова түтиләр турында болай сөйләде:

«Субаштагы Аннук әнкине Иванайдагы туганым Аннук түтигә алып бардым. Аларның беренче сүзләре үк «Туганайлар» газетасыннан башланды. Бергәләшеп газетаны карап чыктылар, андагы язылган язмалар хакында фикерләрен уртаклаштылар. «Үзебезнеке бит!» дип сокланып, яратып сөйләделәр алар. «Белемнек битендә бирелгән иманнарны кычкырып укыдылар. Иванайдагы Аннна түти сугыштан соңгы чор баласы буларак, үскәндә әниләре янында гел кырда, ындырда булулары, чүп утаулары, кышкы көннәрдә авылның бар кешесе юкәдән Лесхозга кап (капчык) сугарга йөреүен искә алды. „Сугыш артында булсак та, күпне күрергә туры килде: „уфалла“ арбасы тартып, печәнне җилкәгә асып ташу дисеңме?! Шул арада уйнарга да, клубта атнага бер куелган кинога керергә дә вакыт таба идек. Дин тыелса да, өлкәннәр бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмадылар, әбиләр җыелып, иман укыйлар иде», — дип тә әйтте ул.

Аннук түти Подьячева турында да күп итеп сөйләп була. Ул Субаш авылындагы “Нардуган” ансамбленең ветеран солисты, «Нардуган»ны дөньяга танытучыларның, югары дәрәҗәгә җиткерүчеләрнең берсе.

Бу очрашу үткәнне бүгенге белән тоташтырган. Бергәләп иманнар әйтү, газета уку, балачак хатирәләрен уртаклашу – болар барысы да кешеләрне берләштерә, аларның рухи дөньясын баета. Нина Егорованың мондый очрашуны оештыруы бик урынлы. Чынлап та, бер күрешү – бер гомергә тиң. Мондый очрашулар кешеләргә көч бирә, яшәүгә дәрт өсти. Киләчәктә дә мондый җылы, истәлекле очрашулар булсын иде.

Нина Егорова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев