Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бахтадан Пашиннар гаиләсе 55 ел иңне-иңгә куеп яши

Пашиннар – Чистай районындагы Бахта авылының бар яктан да үрнәк гаиләсе.

“Бу көннәрдә Илья дәдәй белән Люба тутайлар үзләренең Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. Алар 55 ел – иңне-иңгә куеп, бер-берсенең кадерен белеп, бик акыллы, тырыш 5 бала тәрбияләп үстергәннәр”, – дип сөйләделәр Бахта авылы клуб хезмәткәрләре Светлана Малышева һәм Венера Миняева.

 


Аларның тормыш юлы – тырышлык, сабырлык һәм бер-берсенә булган чиксез хөрмәт үрнәге. Илья дәдәй, һәрвакыт гаиләсен кайгыртып, авыл хуҗалыгында тырышып эшләп, гаиләсен туйдырган. Люба тутай, өй эшен җыйнак тотып, балаларны тәрбияләп, аларны яхшы юлга бастырган. Аларның тәрбиясе белән үскән балалары  бүген үз тормышларын корганнар, һәрберсе үз эшендә уңышлы, гаиләләренә кадерле булып яшиләр.

Бу олы яшьтә дә Илья дәдәй белән Люба тутай бер-берсенә терәк булып, бергәләп яшәүнең матурлыгын күрсәтәләр. Аларның бергә уздырган 55 елы – ул бары тик сан гына түгел, ә чын мәхәббәт, ныклы гаилә бәйләнешләре һәм бер-берсенә булган ышанычның дәлиле.

Светлана Малышева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев