Бахта авылы музеенда Минкиннар гаиләсе белән очрашу уздырылган
Чистай районының Бахта авылы мәдәният йортындагы «Милли мәрҗәннәр» музей бүлмәсендә бик җылы һәм күңелле очрашу узган.
Бу көнне мәдәният йортына Бахта авылының иң күп балалы гаиләсе – Александра белән Петр Минкиннарның балалары, киленнәре кунакка килгән. Әлеге гаиләдә 12 бала үскән!
«Кунаклар музей экспонатлары белән таныштылар, күптәнге хатирәләрне яңарттылар. Алар үзләренең балачакларын, бергә уйнап үскән дусларын искә төшерделәр. Музей аларга бик күп яңа мәгълүмат бирде, шуңа күрә алар очрашу ахырында зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бу очрашу барыбыз өчен дә бик файдалы һәм истәлекле булды», – дип сөйләделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Музейда булган иске фотолар, көндәлекләр, һәм традицион киемнәр аларга үзләренең балачакларын искә төшергән.
Минкиннарның балалары, әти-әниләренең үткән яшьлекләре, авыл тормышы һәм традицияләрне искә алып сөйләгән, кызыклы истәлекләрен яңартканнар.
«Аларның сөйләгәннәрендә авылның үсеше, кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүе һәм туганлык җепләре турында күп мәгълүмат бар иде», – диде клуб җитәкчесе Венера Миняева.

Фотолар: Светлана Малышева, Венера Миняева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев