«Бәрәңгең булса, ач калмассың», диләр бирдебәклеләр
Хәбәрләр

«Бәрәңгең булса, ач калмассың», диләр бирдебәклеләр

Авылларда бәрәңге утыртуның кызган чагы.

Бәрәңге утыртыр чак җитә. Бирдебәк авылыннан карендәшебез Евдокия Толстова безгә авыл тормышын фото-видеоларга төшереп җибәрергә, күрсәтергә тырыша:

«Бәрәңгең булса, ач калмассың, дигән халык. Бәрәңгенең уңышы мул булсын өчен үзебезгә дә шактый тырышырга туры килә, һава торышының да әйбәт булуы кирәк»,– ди ул.

Орлыкка дигән бәрәңгене утыртырга 25-30 көн кала җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куярга кирәк. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләгәндә, бәрәңге иртәрәк өлгерер. “Язның бер көне елны туйдыра” диләр.  Гадәттә, май башы-урталарында бәрәңге, кишер, суган, чөгендер барысы да утыртыла.

Сез яшелчәләр утырттыгызмы инде, карендәшләр?

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев