Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Бәрәкәт»кә — 15 ел: керәшен яшьләре V Форумга әзерләнә

2009 елның декабрендә республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге төзелеп, милли хәрәкәттә уңышлы проектлар тормышка ашырыла. 15 ел дәвамында керәшен яшьләре ныклы команда булып керәшен мәдәни-мирасын танытуда үзләреннән зур өлеш кертә.

Беренче адым

Керәшен яшьләр хәрәкәтенең барлыкка килүенә ВКонтакте социаль челтәре этәргеч була. 2007 елда ВКонтактеда Антон Байрашев «Кряшены — Керәшеннәр» төркеме ача. Әлеге төркем бүгенге көндә дә эшли, анда 8 меңнән артык кеше тора. Антонны ул вакытта керәшеннәр күпме икән, дигән сорау кызыксындыра. Әлеге төркемнең тагын бер максаты үзеңә тиң пар — керәшен егете, кызы табып, гаилә кору була. 

Интернет челтәрендәге бу группада аралашкан яшьләрне күреп, керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова аларны очрашуга чакыра. 2009 елның 4-6 декабрендә I Керәшен яшьләре форумы уза. Анда Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән 200дән артык делегат катнаша. I Керәшен яшьләре форумы керәшен хәрәкәтенең яшьләрне милли эшкә җәлеп итүенең беренче ныклы адымы була. Әлеге форумда яшьләр бүлеге җитәкчесе итеп Питрәч егете Александр Долгов билгеләнә.
Керәшен яшьләр хәрәкәтенең башында актив егетләр һәм кызлар — Екатерина Белоусова, Ангелина Анисимова, Артём Воробьёв, Ирина Гыйльметдинова (хәзер — Муллина), Анатолий Муллин, Марина Семёнова, Светлана һәм Евгений Максимовлар, Алиса Спиридонова (хәзер — Аглеева), Алёна Федотова (хәзер — Виноградова) Антон Байрашев һәм башкалар тора. 

Эшләсәң — нәтиҗәсе була

15 ел дәвамында керәшен яшьләре республиканың этномәдәни тормышындагы вакыйгалар үзәгендә кайный, Татарстан халыклары ассамблеясе, Яшьләр ассамблеясе, республика хакимияте органнары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәдә эшли. 

Ел саен яшьләр «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә катнашып, «Җәшләр җыены» мәйданчыгын оештыра. «Кряшен чибяре» конкурсы актив яшьләрдән башка узмый. 25 ел эчендә конкурста 300ләп талантлы керәшен кызы катнашты.

2009 елдан башлап Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге белән берлектә, керәшен җыруларын яшь башкаручыларның «Туым жондозы» — «Рождественская звезда» республика фестивален үткәрә. Конкурс 10 меңләп талантлы яшьләрне иҗатка тартты. 

2012 елдан яшьләр инициативасы белән, керәшен балалары өчен, «Айбагыр» этнолагере проекты эшли. «Айбагыр»ның инде 13 сменасында 1000нән артык бала ял итте.

2010 елда керәшен егетләре «Оберег» футбол командасы төзеп, уңышлы уеннар күрсәтте. 

Болардан тыш, күңел ачу, танышу кичәләре, җыеннар, Нократ елгасы буенча сплавлар, Яңа ел кичәләре, квестлар, интеллектуаль уеннар оештырылды. Үрнәк керәшен гаиләләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар булды. Шунысы куанычлы, бу елларда «Бәрәкәт» хәрәкәтендә танышкан яшьләребез 50дән артык керәшен гаиләсе корды. 

Мәдәни үзәк ачылгач, керәшен балалары өчен утренник-бәйрәм оештыруда да яшьләрнең хезмәте зур. Керәшен символикасы, язулары белән сувенирлар, толстовка, футболка, кепкалар чыгарыла башлау да — халык культурасын популярлаштыруда яхшы алым. 

«Бәрәкәт»нең тагын бер уңышлы проекты — КВН «Керәшен яшьләре җыелма командасы» (җитәкчесе — Игорь Шрыков; юмористлар Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыков). Алар 2 тапкыр «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чемпионнары булдылар. 

«Беренчеләр» командасына өстәп, «Бәрәкәт» үсешенә аеруча зур өлеш керткән, проектлар алып барган актив яшьләрне — Алёна Кудряшова, Алёна Харитонова, Татьяна Ефремова, Виктор һәм Владислав Агаповлар, Юлия Дувалова, Лиана Самойлова, Аида Тукачованы атарга була. Шулай ук, актив яшьләр «Туганайлар» редакциясендә һәм «Бәрмәнчек» ансамблендә эшли. 

Җырчылар Вадим Захаров, Римма Никитина, алып баручы Евгений Максимов – «Бәрәкәт»тә чыныккан яшьләр. Шулай ук, I Форумда катнашкан егетләр, кызларның шактые дәрәҗәле урыннарда эшли – район башлыгы, җитәкче вазифаларын башкаралар.

Бишенче Форум

24-26 апрельдә Казанда V Керәшен яшьләре форумы уза. Анда Татарстанның төрле районнарыннан, чит төбәкләрдән 60тан артык делегат килүе көтелә. Форум кысаларында лекцияләр, керәшен җыруы, биюе, киемнәр, музыка уен кораллары буенча мастер-класслар оештыру күздә тотыла. Форумда башкарылган эшләргә йомгак ясалачак, киләчәккә планнар корылачак һәм «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең яңа җитәкчесе һәм идарә составы сайланачак. 

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчеләре:
2009 — 2013 елларда — Александр Долгов;
2013 — 2014 елларда — Светлана Максимова;
2014 — 2018 елларда — Алиса Спиридонова; 
2019 — Светлана Фадеева;
2019 елдан — Алексей Дмитриев.

Уңышлы проектлар: 
— «Беренче курс студенты көне»;
— балалар өчен «Айбагыр» этнолагере;
— республикакүләм «Кряшен чибяре» матурлык һәм талант конкурсы;
— керәшен җыруларын яшь башкаручыларның «Туым жондозы» конкурс-фестивале; 
— республикакүләм Питрау бәйрәмендәге «Җәшләр җыены» мәйданы;
— «Покрау чыңы» концерты;
— «Аулак өй» кич утырулары;
— балалар өчен утренник-бәйрәмнәр, яшьләр слётлары, форумнар;
— «Шакмак дискәтүк» кичләре.

Җыеннар:
2009 ел — I Керәшен яшьләре форумы (200 дән артык делегат катнашты);
2012 ел — II Керәшен яшьләре форумы (150 делегат);
2014 ел — III Керәшен яшьләре форумы (80 делегат);
2016 ел — Керәшен яшьләре слёты (50 делегат);
2018 ел — IV Керәшен яшьләре форумы (100 делегат);
2023 ел — Керәшен яшьләре слёты (40 делегат).

Яшьләр хәрәкәтенә нигез салучыларның һәм лидерларның кайберләреннән 15 ел элек башланылган эш турында сораштык.

Ирина МУЛЛИНА (ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА): 
— 2009 елда «Кряшены-Керәшеннәр» төркеменә очраклы эләгеп, үземә яңа дөнья ачкандай булдым. Бу төркемдә керәшеннәр буенча фотолар, үзара фикер алышулар күп иде. Төркемнең активлары керәшен яшьләр булуы сөендерде. Аларның үз халкын яратулары, патриотлыгы һәм актив позицияләре сокландырды. Беренче очрашуга 20ләп кеше килде. Бер-беребез белән таныш булмасак та, беренче минуттан ук күптәнге дуслар кебек аралаша башладык. 

Яшьләрнең ВКонтактедагы активлыгын республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова күзәтеп барган. Ул оешманың идарә утырышында яшьләрне туплап, форум уздырырга дигән бурыч куйган. 

Мондый масштаблы чара уздыру буенча безнең тәҗрибә, кирәкле белемебез булмаса да, шәп форум уздыру теләге көчле иде. Оешма җитәкчесе Иван Михайлович Егоров белән Людмила Даниловнаның ныклы ярдәме белән, әлеге эшне башкарып чыктык. 

Форум вакытында Людмила Даниловна тырышлыгымны күреп, «Туганайлар» газетасына эшкә чакырды. Анда 8 ел эшләгәннән соң, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә күчтем. 2011 елдан Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены булып торам. Кайчандыр язмышымның керәшен яшьләре хәрәкәтенә алып килгәненә шатмын, монда күп дуслар, үз эшемне таптым, һәм, булачак ирем Анатолий Муллин белән танышып, гаилә кордым. 

Без башлаган эшнең дәвамлы булуын һәм тагын да ныграк киңәюен телим. 

Светлана МАКСИМОВА:
— 15 ел элек Халыклар дуслыгы йортында, зур түгәрәк өстәл артында планнар корып, бөтенесен сөйләшеп утырганны кичәгедәй хәтерлим. Безгә ул вакытта 18-19 яшьләр иде. Беренче форумны «тарихи мизгел» дип кабул иттек. Ул форумда якын дуслар таптым, булачак ирем белән таныштым, хәзер 3 бала тәрбиялибез. Гомумән, яшьләр очрашуларын көтеп ала идек без. 
«Бәрәкәт» төзелгәннән соң, балалар да үзләренең кем икәнлекләрен белеп үссеннәр, керәшенлекләрен җуймасыннар, дигән теләк туды. Һәм, керәшен балалары өчен лагерь оештыру тәкъдиме белән чыктым. Хәзер әлеге лагерь уңышлы эшләп килә, моның өчен яшьләргә рәхмәт, алар аның төп идеясен саклап, балаларга җиткерәләр. Хәзер үземнең кызым "Айбагыр«да ял итә, ел саен көтеп ала.

Алиса АГЛЕЕВА (СПИРИДОНОВА):
— I Керәшен яшьләре форумы оешытырырга дигән сүз чыккач, оргкомитет җыйдылар, анда мин дә бар идем. Әлеге форумга барыбыз да җитди карадык, бөтен нечкәлекләрен уйлап, 3 ай тирәсе әзерләндек. Без әлеге эш белән «янып», керәшеннәрне белсеннәр, танысыннар дип эшләдек. III Форумга кадәр безнең оркомитет көчле булды. Ул вакытта мондый җыеннарда яшьләр бер-берсе белән танышып, үзенә пар эзләү максаты белән дә килә иде. Хәзер дә «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге без башлаган эшне югалтмасын, тырышсыннар иде. 

V Форум делегатларына теләгем бер: керәшен яшьләре хәрәкәте белән мавыгып, кызыксынып яшәгез. Керәшенлек канда гына түгел, ә кешенең башында да булырга тиеш, һәм моның өчен эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев