Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бәрәкәт» керәшен яшьләрен үз канаты астына җыя: яңа тынышулар, аралашу, күңел ачу

18 сентябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Беренче курс студенты көне» узды.

Яңа уку елы башлану белән, республикабызның керәшен яшьләре өчен дә истәлекле көн җитә. «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге оештырган «Беренче курс студенты көне» мәктәп бусагасын атлап чыккан, инде студент тормышына аяк баскан кызлар һәм егетләр өчен бердәмлек һәм танышу мәйданы булып тора.

Беренче курста укыганда бу чарага килә алмадым, әмма быел барырга булдым, һәм бер дә үкенмәдем. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә килеп керүгә, холда «Арулармы» дип каршы алулары гына да ни тора! Әйтерсең, үзебезнең өйгә кайткандай булдым. Теркәлеп, бүләкләр алгач, залга уздым. 

Кичәгә яшьләр күп килгән иде. Оештыручылар билеләп үткәнчә, быел яңа килүчеләр бик күп булды. Араларында беренче курс студентлары гына түгел, ә минем шикелле 2нче курста укучылар да, бездән зурраклар да шактый иде. Җәкәү йортына бу кичне килүчеләрне санаган идем, 30лап булдык. 

Минемчә, бу көн — яшьтәшләрем өчен зур вакыйга, чөнки ул безне күпме кызлар һәм егетләр белән таныштырды, яңа дуслар таптык һәм бергәләп, киләчәккә уртак максатлар билгеләдек. Моннан тыш, кичәгә килүчеләрне «Бәрәкәт» оешмасы үзенең сафларына кабул итә, милли йола-гадәтләрне сакларга, туган телебезне онытмаска һәм керәшен мәдәниятен үстерергә чакыра. 

Кичә башланып киткәч тә, башта безне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова сәламләде.

«Безнең «Бәрәкәт»кә — 15 ел. Шушы еллар эчендә «Бәрәкәт» канаты астында ныгып, бик күп актив керәшен яшьләре үз юлларын тапты. «Айбагыр»лагеренда ял иткән балалар да «Бәрәкәт»кә килеп кушыла (сүз уңаеннан, бу кичне биредә «Айбагыр»лылар күп иде — авт.). Сез дә, безнең шушы оешмага кереп китеп, безнең белән бергә керәшен яшьләренең йөзен күрсәтерсез. Безнең матур чараларда катнашырсыз, дип ышанып калам», — дигән җылы теләкләрен җиткерде ул.

Ә аннары яшьләр оешмасы җитәкчесе Игорь Шрыков «Бәрәкәт»нең максатлары, башкарган эшләре белән якыннан таныштырды. Кызыклы, уңышлы проектлар турында сөйләде. 

Барлык әйтелгән сүзләрдән соң, күңел ачуга күчтек. Иң беренче чиратта, миңа бу очрашуның җылы һәм дустанә атмосферасы ошады. 

Кичәне бер-беребез белән якыннанрак танышудан башлап җибәрдек. Һәрберебез үзе турында нинди дә булса кызыклы мәгълүмат сөйләде. Яңа килгән студентларны каршы алу, аларны берләштерү, үз-үзен иркен тоярга мөмкинлек бирү — бу кичәнең төп максаты, һәм ул тулысынча тормышка ашырылды. 

Уеннарның барысы да төрле һәм кызыклы булуы белән ошады. Без 4 командага бүленеп, үзара ярыштык. Күзне йомган килеш, тартмага кулны тыгып, андагы предметның нәрсә нәрсә икәнен әйтү; кәгазьдә язылган исемнәр арасыннан керәшен исемен табу; керәшен җыруларына кагылышлы башваткыч-уен да булды.

Кичәнең иң истәлекле, күңелле өлеше — командалар арасында бию буенча «батл»-ярыш. Кара-каршы биюдә һәр команда үзенең бию сәләтен күрсәтте. Бу вакытта студент икәнебез онытылды, үзебезнең чын керәшеннәр булуыбызга уртак шатлык хисе тышка бәреп чыкты. Заманча көйләргә генә түгел, ә керәшен җыруларына да оста итеп биедек.

Ахырда, килүчеләр арасында бүләкләр дә уйнатылды. Исемнәребез язылган кәгазьләрне шләпәдән бер-бер артлы чыгарып, «Кряшен» язулы кепкаларга ия булучылар да булды.

Студентлар көненә багышлаган кичәбез чәй табынында дәвам итте. Рәхәтләнеп сөйләшеп, шаярып-көлешеп, кичәдән алган тәэсирләр белән уртаклаштык. Арабыздан кемдер «тиздән тагын очрашырбыз, дип өметләнәм» дип тә әйтте. Казанда укучы керәшен студентларын бергә җыйганнары, таныштырганнары, берләшергә этәргеч биргәннәре һәм, әлбәттә, бер кичебезне күңелле ялга әйләндергәннәре өчен, оештыручыларга рәхмәт.

Әгәр дә сез Казанда укучы яки эшләүче керәшен кызы, егете икәнсез, «Бәрәкәт» оештыра торган мондый очрашуларга, кичәләргә килми калмагыз! Үзем монда беренче тапкыр килгән студент буларак әйтәм: сезне яңа танышулар, күңелле вакыт үткәрүләр һәм яңа мөмкинлекләр көтә. 

Анжелика МИХАЙЛОВА, Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев