«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев сөйгәненә тәкъдим ясаган
Алексей Дмитриев сөйгәне Анжелика Иванова белән 6 ай очрашып йөргән.
Алексей Дмитриев – Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе. Ул үзе Кукмара районының Поршур авылыннан. «Кряшен чибяре-2024» конкурсында 3нче урын алган Анжелика Иванова да шушы ук авылдан. Бүгенге көндә Саба мәктәбендә укытучы булып эшли. Яшьләр икесе дә бер урамнан, балачактан ук бергә уйнап үскәннәр. Үзләре дә көтмәгәндә, бу дуслык мәхәббәткә әверелгән.
«Алешаны гел яхшы дус буларак кына күзаллый ала идем. Әллә нигә бер очрашып, язышып ала идек. Ләкин соңгы вакытта миңа карата башка мөнәсәбәттә булуы әлеге уйларны читкә этәрде. «Кряшен чибяре» конкурсыннан соң «Айбагыр» лагерена вожатый булып бардым. Алексей мине 2 ел элек әлеге лагерь белән таныштырган иде. Лагерьдан кайткач, икенче көнендә минем яныма роза чәчәкләрен тотып килде, йөрергә тәкъдим ясады. Без 6 айдан артык очрашып йөрдек. Январь уртасында ул миңа «әйдә, Балык Бистәсенә барыйк әле, боланнар фермасы бар анда» диде. Мин кышны, салкыннарны гомумән яратучы түгел, белмим, ничек барырга ризалык биргәнмендер. Һәм ул нәкъ менә шунда миңа тәкъдим ясады. Әлеге көннең салкыны да сизелмәде, күңелдә иң кояшлы, җылы көн булып уелып калды», – дип язды Анжелика.
Узган ел Алексей белән сөйләшеп утырганда «бу елны «Кряшен чибяре»ндә катнашып кал, киләсе елга өйләнешербез» дисә дә, бу темага башка әйләнеп кайтмаганнар. Шуңа да әлеге тәкъдим кыз өчен көтелмәгәндә булган.
«Мин, дөресен генә әйткәндә, шок хәлендә калдым. «Риза» дигән сүземне ничек әйткәнемне дә белмим. Туйлар уздырырга уйлыйбыз, Алла боерса. Ничек, кайчан һәм кайда уздырасын яхшылап уйлыйбыз әлегә», – дип уйлары белән уртаклашты Анжелика.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев