Бар ил белән ярдәм итәбез
2022 елда Украинада башланган махсус хәрби операциягә алынып, өч елдан артык кырыс кыр шартларында хәрби бурыч үтәүче ир-егетләргә тыныч тормыштагыларның ярдәме, терәге кирәк. Шул максаттан, шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр волонтёрлык хәрәкәтенә кушылып, хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм туплауда, заманча сугышта дроннардан саклауда әһәмияте зур булган маскировка челтәрләре үрүдә актив катнаша.
Алексеевск районының Кр. Баран волонтерлары ике көн рәттән авыл клубында токмач кисте. «Без әзерләнгән токмачлар хәрби операциядәге егетләргә туган йорт җылысын илтсен», — ди клубның сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова.
* * *
Балык Бистәсенең Бирдебәк һәм Үри Чаллысында волонтёрлар токмач кисә, урын-җир кирәк-ярагы тегә, маскировка челтәре үрә. «Авыллар кечкенә булса да, ике батыр егетебез Ватан кушкан бурычны үти. Гаиләләренә авыл халкы һәрвакыт ярдәм итә. Яу кырындагы егетләргә дә ярдәмебез булсын дип, токмач кисү өмәсе оештырдык. 210 күкәйгә токмач басып, аны кисеп, киптереп 3 сәгатьтә тартмаларга тутырдык. Онны һәм күкәйне томач кисүчеләр үзләре алып килде», — дип язып җибәрде клуб җитәкчесе Евдокия Толстова.
* * *
Зәй ягындагы Урта, Сарсаз һәм Югары Багражның маскировка челтәре үрүчеләренә җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов Херсон өлкәсендәге 1233нче полк командирының Рәхмәт хатларын тапшырды. Dолонтёр Фая Краснова Урта Багражда башланган очрашуның Югары Баграж һәм Сарсазда дәвам иткәнен сөйләде. Ел ярымнан артыграк вакытта фронтка 934 маскировка челтәре озаткан Сәвәләй волонтерларына исә Валентин Атласов 29657нче хәрби часть командирының Рәхмәт хатын бирде.
Зәйнең һәм Сарсаз-Баграж авылының маскировка челтәрләре үрүчеләре янына «Хәбиб» позывнойлы ир-егет килеп, хәрбиләр рәхмәтен җиткерде. Ул 2022 елның 30 августында махсус хәрби операциягә контракт буенча киткән. Махсус хәрби операциядәге батырлыгы өчен Жуков ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале, «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә ия «Хәбиб» — Сарсаз-Баграж кияве.
***
Кайбыч районының Олы Тәрбит мәдәният йортында махсус операциядәге егетләрнең әтиләре өчен, «Бердәм рухыбыз белән без көчле» дигән кичә булды. Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре патриотик җырлар башкарды. «Кичәдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан офицер Кирилл Корников та катнашты. Укучыларның тырышып укуын һәм тынычлыкның кадерен белүләрен теләде», — дип сөйләде Инна Драндрова.
** *
Минзәлә районының Мәлкән халкы маскировка челтәрләре үрү өчен тукыма кисә башлады. Балалар да әби-бабайларына булышып, тукыма кисәргә өйрәнә. «Һәр киселгән тукыма кисәге, һәр бәйләнгән төен — ул якташларга булган ихлас хисләребез, алар тормышын саклап калу теләгебез», — ди клубы җитәкчесе Светлана Упаева.
***
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе һәм Кибәч авылларында өлкән буын кешеләре маскировка челтәре үрә. Фронтка җибәрү өчен маскировка челтәре ясауда, аеруча, Кибәч, Керәшен-Сәрдәсе, Белкино, Надеждино, Тау иле, Пимәр авыллары халкының тырышлык күрсәтүе турында хәбәр итә Питрәч-информ.
***
Сарман районының Ләке авылындагы изге апостоллар Пётр һәм Павел чиркәве каршында «Хәйрия склады» эшли. Благочинныйның Сарман районында чиркәү хәйриячелеге һәм социаль эш буенча ярдәмчесе Лидия Карпова хәбәр итүенчә, «Хәйрия склады» ярдәме белән, Ләкедә мобилизацияләнгән егетләргә эчке кием тегәләр, үлән чәе киптерәләр. Халык буш калай банкалары җыюда, парафин сатып алуда, шәмнәр ясауда да ярдәм итә.
* * *
Тукай районының Мәләкәстәге «Өмет» волонтерлары хуш исле үлән чәе әзерли. Клуб җитәкчесе Людмила Адамова үлән чәйләренең, башка гуманитар ярдәм белән бергә, якын көннәрдә махсус операция зонасына җибәреләчәген хәбәр итте.
* * *
Түбән Кама районының Балчыклы авылы халкы махсус хәрби операциядәге якташларга чираттагы гуманитар йөк туплауда үз өлешләрен кертте. Алар 5 вентилятор, 22 пар җылы оекбаш, 10 данә термобелье, 15 җылы баш киеме һәм кыр шартлары өчен кирәк-ярак җыеп тапшырдылар.
* * *
Яңа Чишмә районының Ленино һәм Горшково кешеләре өч көндә бик күп гуманитар ярдәм җыйды. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина бу гуманитар йөкнең 83нче аерым гвардия десант-штурм бригадасына тапшырылганын әйтте.
Евдокия Толстова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев