Балык Бистәсенең «Григорьев» хуҗалыгы алдынгысы - Иван Мукшин
151
0
Иван Мукшин районның «Григорьев» хуҗалыгына берничә ел инде күрше Иванай авылыннан килеп йөри.
Хуҗалык бригадиры Николай Плотников бер механизаторны мактап телгә алган иде, аның Иван Мукшин икәнлеге ачыкланды.
Берничә ел инде бирегә күрше Иванай авылыннан килеп йөрсә дә, аны шулай тиз арада күпләр үз хезмәттәшләре итеп кабул иткәннәр. Эш сөйгәнне ил сөяр, дигәндәй, үзенә йөкләнгәнне төгәл һәм тел-теш тидермәслек итеп башкарганга, беренче эш көннән үк хезмәттәшләре дә үз итеп өлгергәннәр үзен. Хезмәтен яратып башкарганга мөгаен аны җитәкчеләре алдан белеп монда чакырып китергәннәрдер дә. Шулай итеп Иван бирегә үзенең тәгәрмәчле шәхси тракторы белән килеп ел әйләнәсе диярлек хуҗалык эшләрендә катнаша. Елның-елында хезмәт сөючән бу механизатор язгы кыр эшләрендә әйдәүчеләрнең берсе. Иңендә утыз еллык бай хезмәт тәҗрибәсе булган тракторчы күршедә дә тиз арада хөрмәт казанган. Һәр елдагыча кыр эшләрендә ышаныч зур аңа, ди бригада җитәкчесе. Аннары, чәчүлек җир мәйданының да әле беркадәр артуы көтелә икән. Ә аңа исә, яңа гына эш башлаучы кайберәүләр төсле озак итеп сөйләп аңлатып торасы юк. Барысын да тиз чамалый торганнардан егет. Беренче эш көненнән үк аңа хуҗалык басу-кырлары урнашкан участоклар белән якыннан танышып чыгу мөмкинлекләре күп булган биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев