Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Балык Бистәсендә узган «Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабында карендәшләребез призерлар рәтендә

Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чара, үз тамырлары турындагы хәтерне кадерләп саклаучы гаилә династияләрен берләштерде. Балык Бистәсе районында да «Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән ыру агачы фестивале узды.

Һәр елны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә тарихында гасырлар яңгырашы – Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән нәсел фестивален үткәрә. Ул буыннарның дәвамчанлыгын саклау; милли йолалар бердәмлеге нигезендә гаилә-кардәшлек бәйләнешләрен ныгыту; үз нәселе, халкы һәм туган ягы тарихын өйрәнүне дәртләндерү; Татарстан халыкларының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен яңарту; гаилә иҗаты традицияләрен яклау һәм үстерү, үсеп килүче буынны эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбияләүдә аның ролен көчәйтү максатыннан чыгып оештырыла.

Балык Бистәсе районында узган фестивальдә карендәшләребез дә катнашты.

Иванай авылыннан Башировлар гаиләсе дә үз ыру агачларын күрсәтте. Алар Балык Бистәсендә уздырылган «Гаилә тарихында гасырлар яңгырашы – Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләр дип табылды һәм Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетыннан Диплом белән бүләкләнде.

Шулай ук, Алан-Полян авылыннан Большаковлар гаиләсе дә призерлар рәтендә булды. Алар икенче урынны яулап, Диплом алдылар.

Беренче урынга – 50 000, икенче урынга  40 000 сумлык сертификат тапшырылган.

Лариса Кибякова һәм Евдокия Толстова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев