Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бәллүр каләм» конкурсының Гран-приена Бөек Ватан сугышы ветераны, карендәшебез Александр Малов ия булды

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында «Бәллүр каләм» ( «Хрустальное перо») конкурсы 28нче мәртәбә уздырылды.

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында уздырылган тантанада ясаган чыгышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин:

«Бәллүр каләм» конкурсы  үзенең актуальлеген һәм әһәмиятен югалтмый. Сезнең сүзгә колак салалар, сезгә ышаналар, республикадагы социаль әһәмияткә ия вакыйгаларны да халыкка сезнең аша җиткерәбез. Һәм сез һәрчак үзегезнең профессиональлекне күрсәтәсез. Җиңүнең 80 еллыгында, ил белән беррәттән, республикабыз да үткән тарихыбыз, халкыбыз батырлыгы белән горурлану хисе кичерә. Бүген без иң яхшыларны һәм иң лаеклыларны бүләклибез», — дип сөйләде.

Журналистлар эшенә зур бәя биргәннән соң, Премьер-министр Алексей Валерьевич быел Гран-прига лаек булган журналистның исемен атады. Ул — Александр Малов. Залга төшеп, Гран-прины һәм бүләк «Lada Granta» автомобиле ачкычын Александр Михайловичка тапшырды.

17 яшеннән фронт юллары үтеп, сугышны Берлинда тәмамлаган Александр Малов тыныч тормышта бар гомерен журналистлык эшчәнлегенә багышлый — республика матбугатында һәм, шулай ук, озак еллар ветераннар комитетының матбугат үзәгендә эшли. 

Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Г. Камал исемендәге театр бинасы янындагы мәйданда «СМИ урамы» гөрләде, халык вакытлы матбугат белән танышты. Бинаның үзендә республика матбугатының казанышларына багышланган күргәзмә эшләде. 

Матбугат бәйрәмендә Татарстанның иң алдынгы журналистлары, оста каләм ияләре, шул исәптән, безнең «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина, веб-редактор Алина Кондратьева, Smm белгече Алиса Әхмәтшина катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев