Балалар бакчаларында яңа чара барлыкка киләчәк
Хәбәрләр

Балалар бакчаларында яңа чара барлыкка киләчәк

1 сентябрьдән барлык балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» («Добрые игры») пәйда булачак. Мәктәпләрдәге «Мөһим сөйләшүләр»гә («Разговоры о важном») охшаш чара бу.

Россия мәгърифәт министры урынбасары Ольга Колударова белдерүенчә, 2026 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Министр урынбасары әйтүенчә, яңа чаралар рухи-әхлакый кыйммәтләргә багышланачак. Хәзерге вакытта министрлык аларны үткәрү өчен махсус методика әзерли. Ул, мәктәпләрдә үткәрелүче «Мөһим сөйләшүләр»гә охшаш булачак.

«Мөһим сөйләшүләр» — балалар өчен мәктәптән тыш дәресләр циклы. Төп темалары бүгенге төп проблемаларга бәйле. Аерым алганда, мондый дәресләр ватанпәрвәрлекне, әхлаклылыкны үстерүгә багышлана.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев