Баграж авылы халкы махсус операциядәгеләргә чираттагы гуманитар ярдәмне озатты
Авыл халкы бердәм булып, егетләргә ярдәм итүне дәвам итә. Бу авыр вакытта якташларының ярдәме бик тә кирәк.
Җыелган ярдәм арасында иң кирәкле әйберләр: җылы киемнәр, аяк киемнәре, гигиена әйберләре, азык-төлек һәм медикаментлар бар. Шулай ук, авылдашлар егетләргә рух күтәрерлек хатлар һәм рәсемнәр дә җибәргән. Бу хатларда аларның батырлыгына соклану, тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләү сүзләре язылган.
Баграж халкының бу ярдәме егетләргә көч өстәп, авырлыкларны җиңәргә булышыр дип ышанабыз. Авыл җирлеге башлыгы Павел Менеев әйтүенчә, гуманитар ярдәм җыю алга таба да дәвам итәчәк, чөнки һәркем үзенең өлешен кертергә тели.
"Безнең егетләргә ярдәм итү – безнең бурыч. Алар илебез өчен анда көч куя, ә без аларга монда ярдәм итәргә тиешбез", - дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев