Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Баграж авылларындагы волонтерларга Рәхмәт хаты тапшырылган

Зәй районының өч авылы - Урта, Сарсаз һәм Югары Багражда маскировка челтәре үрүчеләр белән очрашу үткәргәннәр.

Очрашуга Зәйдән керәшен оешмасы җитәкчесе, актив волонтер Валентин Атласов, район газетасы журналистлары бүләкләр алып килеп, челтәр үрүчеләргә, бүгенге көндә Херсон өлкәсендәге 1233 полк командиры, Казан егете полковник Ринат Ибрагимовның Рәхмәт хатларын тапшырганнар.

“Очрашу мәдәният йортларында, чәй табыны артында бик матур үтте. Көндезге сәгать унда Урта Баграждан башланды, аннан Югары Баграж һәм Сарсаз авылында дәвам итте. Мәдәният йортында эшләүче кызларыбыз челтәр үрүчеләрне тәмле ризыклар белән сыйладылар. Сарсаз Баграж авылында ару талуны белмәүче, көн дә эшкә йөргән кебек, маскировка челтәре үрергә килүчеләргә авылдашлар Валерий Утяганов, аның хатыны Тамара Михайловна, Тубән Кама шәһәреннән күчтәнәчләр белән кайткан Мария Журавлева, Валентина Иванова мул итеп өстәл әзерләп, кызларыбызга рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашу кызларыбызга киләчәктә дә бергә булырга, ярдәм итүне дәвам итәргә дәрт өсти. Авылдашлардан кушылучылар тагын булыр дип ышанабыз”, - дип сөйләде җирлекнең актив волонтерларыннан берсе Фая Краснова.

Мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кузьмина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев