Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев башкарылган эшләр белән таныштырды

Зәй муниципаль район советы сессиясендә Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев чыгыш ясады.

5 февральдә Зәй муниципаль район советының 46нчы сессиясендә Татарстан  дәүләт советы председателе урынбасары Юрий Камалтынов, Россия дәүләт думасы депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин, Татарстан хөкүмәтенең район кураторы Иван Гущин, район башлыгы Разиф Кәримов һәм башкалар катнашты. 

Сессия утырышында Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев чыгыш ясады:

«Бүгенге көндә җирле бюджетны тулыландыруда мөһим чыганакларының берсе – үзара салымга кагылышлы махсус программа. Районыбыз авылларында быел үзара салым һәр кешедән 600 сумнан җыела.

Үзара салым хисабына авыл җирлегендәге чишмәләр, зират коймалары яңартыла, иске агачларны кисү, юлларны, күперләрне төзекләндерү, авыл урамнарындагы яктырткычларны ремонтлау, балалар мәйданчыклары ясау кебек, халык өчен кирәкле эшләр башкарыла.

Хуҗалык итүнең кече формалары җитәкчеләрен бу өлкәдә булган яңа эш алымнарына өйрәтү һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Каримов җитәкчелегендә, җирлек башлыклары өчен авылларда даими рәвештә күчмә семинар-киңәшмәләр үткәрелә. 

Безнең җирлектә хәрби бурыч үтәүче егетләргә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла. Авыл халкы ярдәме белән посылкалар әзерләнеп җибәрелә. Ялга кайткан егетләребезне каршы алып, тиешенчә озатып калабыз. 

Бүгенге көнгә мәктәпләрдә 4394 окоп шәме ясалып җибәрелде. Шулай ук, мәктәп ашханәсендә икмәк, токмач кисеп киптерелә, үлән чәйләре әзерләнелә. 

Сарсаз-Баграж мәдәният йортында госпитальләргә эчке киемнәр тегү цехы эшли, барлыгы шундый 1350 комплект тегеп озатылды. Югары Баграждан Маргарита Смирнова үз өендә снайперлар өчен «Леший-химера» костюмнары тегә. Җирлегебезнең өч авыл мәдәният йортында да маскировка челтәрләре үрәләр, хәрби операция зонасына барлыгы 500 гә якын маскировка челтәре жибәрелде», – дип ссөйләде Павел Николаевич. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев