Бәбкә саклау. Чаллыдан Ольга Долгова балачак хатирәләре белән уртаклашты
Ольга Долгова чыгышы белән Зәй районының Якты Күл авылыннан.
Якты Күл – Зәй елгасыннан әллә ни ерак урнашмаган бик матур авыл. Җәен тирә-ягында ямь-яшел тугайлыклар, болынлыклар. Янәшәдә генә Зәй елгасы борыла-борыла ага. Маллар, казлар асрарга менә дигән җирләр.
“Шуңа күрәдер инде без бәләкәй чакта авылыбызда казларны күпләп асрыйлар иде. Әниебез тырышлыгы белән бездә дә казлар бик уңа иде. Хәтерлим әле: бәләкәй чакта, язга таба, без йоклаган караватлар астында тал чыбыкларыннан үрелгән, салам тутырылган зур-зур кәржиннәрдә бәбкәләрен чыгарырга казлар утыра. Чыккан бер бәбкәне әни башта бүреккә салып, җылы җирдә тота, аннан соң барысын да каз астына җибәрә иде.
Көннәр җылынгач, үләннәр чыккач, каз бәбкәләрен куып болынга төшерәбез. Алдан әйдәп баручысы – ата каз, артыннан – 4 ана каз, алар артыннан тезелешеп каз бәбкәләре баралар.
Мәктәптән кайтып керүгә, ашап-эчкәч, без бер оч кызлары бәбкә сакларга йөгерәбез. Анда малай-шалайлар безгә балаганнар(озын таяклардан, шалаш формасында, ишек туры ачык кала) ясап бирәлар иде. Шунда утырып, ял итеп, тамак ялгап алабыз. Каз бәбкәләрен күздән ычкындырмыйбыз, тилгәннәр хәзер очып киләләр дә, бәбкәларне күтәреп тә китәләр. Шуңа күрә, бик уяу булырга кирәк. Шул балаганда утырып, без хикәяләр, әкиятләр сөйли идек.
Җәйнең иң әссе көннәре иде. Июль башы. Бәбкәләр инде исәйделәр, болынга казларны куабыз, сакламыйбыз. Бакчада бәрәңге төбе өябез. Ардырды да бераз өйгә кереп чәйләр дә эчеп алдык. Шул арада күкне кара болыт каплады, боз ява башлады, китте аннан көчле яңгыр, бер сәгать яугандыр, ниһаять, туктады. Әни бик кайгыра инде, бәбкәләр ни хәлдә икән дип. Зур кәрҗинне алды да, резина сапогилар киеп китте зур болынга. Барса, каз бәбкәләре барысы күшегеп үләндә яталар, ә казлар нишләргә белми каңгылдашып, аларның яннарында йөриләр икән. Әни тиз генә бәбкәләрнең азрак селкенә торганнарын кәрҗингә тутыра да тизрәк өйгә алып кайта, чүпрәкләргә төреп җылы пич башына сала. Бераз вакыт үткәч, бу бәбкәләр барысы да тереләләр. “Эх ,барысын да алып кайтасы калган, бәлки терелгән булырлар иде”, – ди әни”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев