Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Азнакайда Алма Спасы бәйрәме уздырылды

Азнакайда Алма Спасын зурлап, җыру-биюле бәйрәм уздырдылар.

23 август кичендә Азнакай районының Чубар Абдул авылы мәдәният йорт каршындагы мәйданда “Алма кебек гомерләр” дип аталган бәйрәм уздырылды.

Фотозона үзенчәлекле итеп ясалган иде. Анда зур шахмат тактасы куелган өстәл дә урнаштырылды. Шахмат фигуралары урынында – кызыл һәм яшел алмалар. Биредә фотога төшүчеләр дә булды. Арада шахмат уйнап алучылар да табылды.

Табынны да авыл халкы бергә әзерләде. Алма Спасы булгач, табынга матур-матур савытларга салынган алма, алма бәлешләре, алма кагы (анысын авылның иң өлкән кешесе – 95 яшьлек Нурлыгакыйдә әби үзе ясаган), тәм-том куелды. Элеккечә итеп, самавыр да куйдылар, ул “җырлый” башлауга, чәйнеккә үлән салып, хуш исле шифалы чәй әзерләделәр. Бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан да килде халык. Буш кул белән түгел, мәсәлән, Буралы авылы килене Зоя Сафиуллина бик тәмле шарлотка пешереп алып килгән. Зоя Петровна – чыгышы белән, Мамадыш ягы керәшене, әллә шуңа инде, ул Алма спасына атап пешергән шарлотка телне йотарлык тәмле иде.

 

“Алма кебек гомерләр” бәйрәмендә Валерий Тимеряев җитәкчелегендәге район керәшен оешмасы активистлары да катнашты. “Аяз” керәшен фольклор ансамбле (җит. – Айназ Шакирова) артистлары халык җыруларын, заманча эстрада көйләрен башкардылар.

 

Бәйрәмне Алмабикә (авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлгенә Ризатдинова һәм Бакчачы (Адилә Вәлиева) бик матур итеп алып бардылар. “Аяз” үзе яратып башкара торган “Балтырган”ны ансамбль аккомпаниаторы Гөлгенә Ризатдинованың баянына кушылып җырлады. Керәшен биюе көе яңгырауга, бәйрәм кунагы Зоя Петровна, Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Шакирова һәм башкалар уртага төште.

Алмалы уеннар да кызыклы булды. Су эчендәге алмаларны авыз белән кабып алып чиләккә илтеп салу, бер-береңнең иңбашы аша алма тәгәрәтүдә җитезлеккә ярыштылар.

Татар авылы кичен ямьләгән “Алма кебек гомерләр” – Алма Спасына багышланган уртак дуслык бәйрәме буларак, ел буе хәтерләрдә сакланыр.

 

Фотолар Айназ Шакированың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев