Әхмәт авылы мәдәният йортында «Хәтерне тереләр саклый» дип исемләнгән кичә узды
Зәй районының Әхмәт авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне искә алдылар.
Әлеге кичә махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган Демьян Барсуков истәлегенә багышланды.
Демьян Михайлович 1988 елның 15 ноябрендә Әхмәт авылында туган. 1995 елда Әхмәт башлангыч мәктәбенә укырга керә. 2003 елда Кадер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Түбән Кама шәһәрендәге 53нче һөнәри училищесыда белгечлек үзләштерә. Армия хезмәтен Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә үтә. Аннан Чаллы шәһәренә ташчы булып эшкә урнаша. 2016 елда гаилә кора.

2022 елда мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китә. Демьян разведчик булып хезмәт итә. 2023 елның ноябрь аенда, яраланып, Мурманск госпиталендә дәвалана. Тернәкләнүгә, янәдән хезмәтен дәвам итә.
2024 елның 4 апрелендә батырларча һәлак була. Шул елның 7 октябрендә Демьян Барсуковны туган авылында җирлиләр.
РФ Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә махсус хәрби операция барышында күрсәткән фидакарьлеге өчен Демьян Барсуков Дәүләт бүләге - Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Кичәдә катнашучылар Демьянны бер минут тынлык белән искә алдылар. Залда аерым бер мохит— батыр егет өчен тирән рәхмәт сүзләре һәм горурлык хисе белән тулы хөкем сөрде.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев