«Авырлыкны олылар белән тигез күтәргән»: Анастасия Чуркина 11 яшеннән колхозда эшләгән
Зәй шәһәрендә гомер итүче карендәшебез Анастасия Чуркина — Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән тыл фидакарьләреннән берсе.
Балачагыннан авыр кул хезмәте белән көн күргән, гомере эштә үткән Анастасия Константиновнаны картлык көнендә дә язмыш сынавы урап үтмәгән. Өч ел элек, 93 яшендә егылып, бот сөяген сындырган. Операциядән соң инде аягына басып, өр-яңадан йөрергә өйрәнерлек егәре булмаган.
Зәйдә үз йортында торучы Анастасия түти янында тугызынчы елын инде кызы Светлана яши. Ире үлгән, бердәнбер улы Казанда төпләнгән Светлана үзенең әнисен, туры мәгънәсендә, сабый баладай карый.
«Соңгы елларда хәтере чуала башлады. Картлык чире. Кешене танымый, мине дә үз әнисе дип белә. Акылга да бала кебек. Вакыт-вакыт кына хәтере ачыла. Утыртып йөртергә дип инвалид колсякасы алган идем, якын да килми. Йөрми, караватында гына утыра. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән көнгә ике мәртәбә икешәр сәгатькә «сиделка» Алия Зарипова килә. Әнигә аралашу, сөйләшү өчен бик яхшы», — ди кызы.
Светлана белән икәүләп, Анастасия түтинең авыр тормыш юлын күздән кичердек. Анастасия Югары Багражда, биш балалы Константин Андреев гаиләсендә үсә. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. Үзеннән 5 яшькә олырак дәдәсе Николайны хәрби хезмәткә алып, Мәскәүдәге хәрби заводка җибәрәләр. Шунда токарь булып эшләп, 80 яшендә генә эшеннән туктый. 93 яшендә мәңгелеккә күчә. Анастасиянең Аня исемле олы түтие Югары Багражда беренче тракторчы хатын-кызлардан була.
Сугыш чорында Анастасияне Сарман ягындагы бер авыл мәктәбендә балалар укытучы Мария түтие үз янына ала. Кыз анда ике ел тора, мәктәпкә йөри, олылар белән бергә колхоз басуында да эшли. 16 яшендә Настя исемле бер авылдашына ияреп, Пермьгә китә. Һөнәрләре булмаган авыл балаларын авыр кара эшкә — хәрби завод фундаменты өчен җир казырга алалар. Берничә елдан Анастасия, әти-әнисенә якынрак булырга теләп, Әлмәткә кайтып, төзелешкә керә. Әнисе Пелагеянең туган авылы Ләке егете Константин Чуркинга кияүгә чыга. Ләкегә кайтып бер ел яшәгәч, Зәйдә ГРЭС төзелә башланганын ишетеп, яшь гаилә шунда күченә. Баракта яшиләр. Анастасия башта — улы Николайны, аннан кызы Светлананы карап өйдә утыра. Кызына 2 яшь тулгач, яшелләндерү оешмасына эшкә чыга. 1967 елдан ул ГРЭС теплицасына күчә, лаеклы ялга да шуннан чыга.
Анастасия Чуркина, аның яшьтәшләре — сугыш елларында тылдагы барлык авырлыкны олылар белән тигез күтәргәннәр. Җиңү таңын якынайту өчен колхозда да эшләгәннәр, илебезгә файда китерерлек һөнәр алырга белем кирәклеген аңлап, мәктәптә дә тырышып укыганнар. Тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән шул чандыр үсмерләрнең — бүгенге көндә унынчы дистәне ваклаучы тыл хезмәтчәннәренең батырлыкка тиң гомерләре олы хөрмәткә лаек. Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында аларның берсе дә игътибарсыз калмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев