Авылларда узган Май чабуның күңелле мизгелләрен искә төшерик
Май чабу бәйрәме атнасы үтеп китсә дә, карендәшләребездән авыл халкы бу бәйрәмне ничек күңелле билгеләп үтүләре турында хәбәрләр алып торабыз.
Май чабу – бәйрәмнәрнең кышкы чиратын тәмамлаучы һәм яз башлануын алдан хәбәр итүче иң күңелле чараларның берсе.
Алабуганың Олы Шүрнәк авылыннан:
“Бәйрәмгә килгән һәр кеше рәхәтләнеп күңел ачтылар: әйлән-бәйлән, халык уеннары уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар, тәмле пылау, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Май чабуның кульминациясе – традицион рәвештә карачкы яндыру булды. Кышны гәүдәләндерүче зур салам курчак ялкынланып яна башлады. Май чабу белән бергә барлык кайгы-хәсрәтләр дә янып бетте дип, яхшы киләчәккә, якты өметкә урын бирде. Авылдашыбыз Владимир Кузнецовка балаларны атта йөрткәне өчен рәхмәт”, – дип яздылар клуб хезмәткәрләре.
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә дә бәйрәм күңелле үткән.
“Бик матур бәйрәм оештырылды, шәһәрдә яшәүчеләр дә кунакка кайттылар, һәркем үзләре алып килгән күчтәнәч белән халыкны сыйладылар, җир җиләге вареньесы да, тозлаган помидор-кыяр да бар иде. Ә иң тәмлесе – коймак булды”, – диделәр сәрдәлеләр.
2 март көнне Менделеевскиның Иске Гришкин авылы мәдәният йорты территориясендә дә, Сәйтәк авылында да Май чабу бәйрәме үткәрелгән.
“Чарага кышны уздырырга һәм көтеп алынган язны каршы алырга теләүче авыл халкы һәм кунаклар җыелды. Теләге булганнар күңелле уеннарда катнаштылар, әйлән-бәйлән уйный алдылар. Бәйрәмнең иң кызык өлеше – кыш белән хушлашуны һәм табигатьнең яңаруын символлаштырган Май чабу карачкысын яндыру булды. Карачкы яндырылганнан соң, бәйрәм кунаклары Май чабу өчен традицион ризыклардан: кайнар чәй белән коймактан һәм башка тәм-томнардан авыз итә алдылар”,– дип яздылар клуб җитәкчеләре.
Тукай районының Мәләкәс авылында уздырылган Май чабуда балалар тавышы гөрләп торган. Алар өлкәннәргә кушылып җырлаган да, биегән дә, уеннарда да катнашкан.
“Көннең салкынча булуын да сизмәдек. Чанада да тартышып ярыштык, чаңгыда да йөгердек, кайнар коймак та ашадык”, – диделәр алар да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев