Авылларда өмәләр чоры
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап, авылларда һәйкәл тирәләрен чистарту, чәчәкләр утырту эшләре бара.
Яз, җәй айлары авылларда өмәләр чоры бит ул. Керәшен авылларында да төзекләндерү, чистарту эшләре үтте. Йортларның коймаларын матур итеп буяп куючылар да булды. Мәңгелек йорт турында да онытмыйлар, зиратларны тәртипкә китерделәр.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап, авылларда һәйкәл тирәләрен чистарту, чәчәкләр утырту эшләре бара. Әлбәттә, авылларда мондый эшләрдә мәдәният хезмәткәрләре башлап йөри.
Сарманның Ләке авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның кабер өсләрен җыештырдылар.
Яңа Чишмә районының Ленино авылында да бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре җирлекне төзекләндерүдә дә актив катнаштылар. «Өмәдә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәт»,– дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә дә мәктәп укучылары, укытучылар обелискка юлны чистартып, матурлап куйганнар.


23 апрель көнне Зәй районының Сәвәләй авылы клубы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре Бөтенроссия «Россия суы» акциясенә чыктылар.


Авылларыбызны һәм тирә-юнебезне матурлау, төзекләндерүгә әнә шулай күпләр үз өлешләрен кертергә тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев