Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авылларда өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Ел саен 1 октябрьдә илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә.

Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү. Халыкара өлкәннәр көне –олы буыныбызга тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелеге, зирәклеге өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Бүген авыл мәдәният йортларында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмнәр узды.

Бакалы районының Корчай авылы клубында очрашу җылы һәм күңелле мохиттә, тәмле чәй эчү белән узган.

“Кайнар котлаулар, яшьлек җырулары белән өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Корчай клубы җитәкчесе Надежда Пятибратова, авыл җирлеге башлыгы Гөлгенә Васильева җыелган кунакларны бәйрәм белән котлады. Бу көнне Егоровлар гаиләсе, бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үтте. Аларга җылы котлаулар яңгырады. Күңелле конкурслар үткәрелде. Шулай ук бәйрәм кунаклары үзләренең яшьлек еллары җырларын җырладылар, Федор Алчинов гармунда уйнап сөендерде. Наталья Сабитова җырларын барысы да яратып тыңлады”, – дип язды Надежда Пятибратова.

Чистай районының Бахта авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

“Бәйрәм буе өлкәннәр үзләренә юнәлтелгән музыкаль котлаулар, ихлас теләкләр ишеттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Ландыш Зәрифовна барлык өлкәннәрне бу искиткеч көн белән котлады, сәламәтлек һәм бәхет теләде. Әби-бабайлар бер-берсе белән аралашып, биеп, хәтта үзләре яраткан җырларын да башкара алдылар. Барлык катнашучылар да күп кенә уңай хисләр кичерделәр, проблемаларны онытып, җаннарын ял иттерделәр”, – дип хәбәр итте Бахта авылы клубы җитәкчесе Светлана Малышева.

Зәй районының Сарсаз-Баграж мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Алтын чор" дип исемләнгән бәйрәм оештырылган.

«Авылыбызда яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз чәй табыны артында сөйләшеп утырдылар, ә Эдуард Белголов һәм Андрей Кузьмин аларга моңлы җырлары аша бәйрәм котлаулары җиткерделәр. Иң өлкән кунакларыбыз Анна түти Минеева, Софья Васильева, Агафия Макарова керәшен җырулары белән күңелне күтәрделәр», – дип яздылар мәдәният йорты җитәкчесе Роза Герасимова.

Кукмара районының Кече Чура авылы клуб җитәкчесе  Наталья Миронов:

"Өлкәннәр көне  уңаеннан,  2 нче октябрь көнне авылыбыз клубында бәйрәм кичәсе уздырдык. Бәйрәм өстәл табыны артында матур җырлар, нәфис сүз, кызыклы уеннар белән аралашып барды. Килгән кунаклар бер-берсе белән аралашып, уңай эмоцияләр алып, үзләренең изге теләкләрен әйтеп, рәхмәтләрен җиткерделәр", - диде.

Надежда Пятибратова, Светлана Малышева, Наталья Миронова фотлары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев