Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авылларда митинглар үтте

Бүген авылларда Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар узды.

Аларда олысы-кечесе катнашып, сугыш батырларын, тыл фидакарьләрен, сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр, инде арабызда юкларның истәлеген яңарттылар. Фронтта батырларча һәлак булган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре салдылар.

Зәй районының Керәшен Мәлемендә бүгенге көндә бер тыл ветераны яши. Ул – Ульяна Пущаева.

Җирлек халкын Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котларга аның урынбасары Петр Уразайкин килде. Тантаналы чарада Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова да чыгыш ясап, Җиңү көне белән котлады.

-Ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып тора. Алар, берләшеп, дошман белән көрәшкә күтәрелделәр, барлык сынауларны намус белән үтеп, Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген якладылар. Кызганычка каршы, фашизм һәм нацизм идеяләре кабат баш калкытты. Бишенче ел инде безнең ир-егетләребез, махсус хәрби операциядә катнашып, батыр бабалары үрнәгендә Россия бәйсезлеген яклыйлар. Без Ватаныбызның киләчәге өчен үз гомерләрен биргән сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез. Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек телим. Бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы хәрбиләребез үз гаиләләре, туганнары һәм якыннары янына җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип телибез, — диде чыгышында Гүзәлия Зөфәровна.

Югары Мәлем мәктәбе укучылары шигырьләр сөйләгәннәр, сугыш чоры җырларын башкарганнар, аннан һәйкәлгә чәчәкләр куйганнар.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбендә дә  митинг оештырылды.

“Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз калмады инде. Махсус хәрби операциягә авылыбыздан 8 егетебез киткән иде, аларның өчесе һәлак булды. Мәктәп эшләп торганда, митингларны һәр елны матур итеп оештырабыз. Тыл ветераннары да, сугыш чоры балалары да санаулы гына калып бара. Митингка аларны да чакырабыз.  Батырларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, алар истәлегенә веноклар куйдык», – дип сөйләде мәктәп директоры Нина Фадеева.

Менделеевскиның Иске Гришкин авылы мәдәният йорты территориясендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чара-концерт узды. Концерт авыл халкын һәм кунакларны җыйды, алар геройларны искә алдылар һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр.

«Концерт программасы бай һәм күңелгә үтеп керә торган булды. Сәхнәдә җирле иҗат коллективлары һәм солистлар чыгыш ясады, сугыш еллары җырларын һәм хәзерге заман патриотик композицияләрен башкардылар. Тамашачыларның игътибарын ветераннарның батырлыгына багышланган күңелгә үтеп керә торган шигырьләр һәм музыкаль номерлар аеруча җәлеп итте. Йомшак язгы җил уңайлы мохит тудырды», – дип сөйләде мәдәният йорты хезмәткәре Клавдия Михайлова.

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында да быел Җиңү көнен зурлап уздырдылар. Авыл халкы, сугышта һәлак булганнарны искә алу йөзеннән, авыл уртасындагы обелиск янына җыелды.

«Тантаналы митингта тыл ветераны Ольга Овечкина, сугыш чоры балалары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез дә бар иде. Район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы, шулай ук,  махсус хәрби операциядә катнашкан Андрей Русских чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары шигырьләр укып, җырлар башкарып, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Батырларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Митингтан соң, җыелганнарга солдат боткасы тәкъдим ителде. Аннары, мәдәният йортында концерт оештырылды», – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Роза Роева.

7 майда Бакалы районының Яңа Балыклы авылының мәдәният йорты янында «Яшә һәм хәтерлә» дигән исем астында тантаналы митинг үткән. Бирегә төрле яшьтәге халык җыелган. Чара тарихи хәтерне саклауга һәм Ватан өчен җанын биргән каһарманнарны искә алуга багышланган иде.

“Митинг башында барлык катнашучылар да һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориалга тере чәчәкләр салынды – бу Ватанны саклаучыларның батырлыгына рәхмәт һәм хөрмәт билгесе.

Катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Владимир Семенов һәм Бакалы депутаты Аркадий Асанбаев сәламләделәр. Алар ил тарихы белән горурлануларын белдерделәр һәм тынычлыкны сакларга чакырдылар. Иҗат коллективлары кунакларга патриотик җырлар һәм шигырьләр бүләк итеп, үзенчәлекле атмосфера тудырдылар. Балалар Җиңү көне уңаеннан шигырьләр укыдылар.

Митинг бердәмлек, хөрмәт һәм якты истәлек атмосферасында узды. Мондый чаралар буыннар бәйләнешен саклауның мөһимлеген һәм безгә тыныч күк йөзе бүләк иткәннәргә рәхмәтле булуыбызны искә төшерә”, – дип хәбәр иттеләр Яңа Балыклы мәдәният йортыннан.

Яңа Маты авылында узган митинг “Геройларның исемнәрен оныту мөмкин түгел”дип исемләнгән. Андагы митинг та да котлаулар, батырларыбызны искә алу, һәйкәлгә чәчәк салу һәм концерт белән узган.

Яңа Илек авылында авыл халкы Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу өчен генә түгел, ә җиңүче геройларга мемориал ачу өчен дә җыелды.

«Инициативалы гражданнарның карары һәм иганәчеләр ярдәме белән яңа мемориал төзелде. Хәзер гранитта Ватанны сакларга киткән сугышта катнашучыларының исемнәре уеп ясалган. Бу гади фамилияләр исемлеге генә түгел – бу нәсел хәтере, аларга тыныч күк өчен рәхмәте», – дип яздылар Яңа Илек мәдәният хезмәткәрләе.

 

 

Фотолар авыл җирлекләреннән һәм мәдәният йортларыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев