Авылларда «Ярдәм янәшә»акциясе дәвам итә
Күп якларда “Ярдәм янәшә!» акциясе кысаларында гуманитар ярдәм җыялар, маскировка челтәрләре үрәләр.
“Ярдәм янәшә” акциясе дәвам итә. Районнардан махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү хакында язып торалар.
Арча районының Сәрдәбаш авылы клубы җитәкчесе Римма Сәмигуллина:
“Маскировка челтәрләренең чираттагысын үрергә тотындык, яшьләребез дә ярдәм итә, бергәләп эшләгәндә генә эш алга китә, бердәмлектә көч. Барысы да егетләр хакына”, – дип хәбәр итте.

Бакалы районының Яңа Балыклы авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өченче саклану челтәрен үреп бетерде.
“Игелекле эш авыл халкын берләштерде. Ике атна дәвамында алар Яңа Балыклы авылы мәдәният йортына челтәрләр үрү һәм аралашу өчен килеп йөрделәр.
Шулай ук, Яңа Балыклы мәдәният йорты методисты "Безнекеләрне ташламыйбыз" темасына әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрде. Махсус хәрби операция зонасындагыларның проблемалары турында сөйләштеләр. Һәр волонтер челтәрләр үрүгә бар тырышлыгын куйды.
Авылның барлык битараф булмаган халкына ярдәмчел булганы өчен рәхмәт. Аерым алганда, Яңа Балыклы авылы старостасы Аркадий Асанбаевның эшне яхшы оештырганын аерып билгеләп үтү урынлы булыр. “Әзер саклану челтәрләре тиздән фронтка җибәреләчәк”, - дип сөйләде мәдәният йорты методисты Наталья Васильева.

Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында да махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә маскировка челтәрләре үрүне дәвам итәләр.
“Төнге 11ләргә кадәр эшлибез. Икенче челтәрне үреп бетердек. Күкләребез аяз, илләребез тыныч, үзебез һәм якыннарыбыз сау-сәламәт булыйк”, – ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Упаева.


Фотолар мәдәният йорты җитәкчеләреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев