Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авыллар Питрауга әзерләнә: киңәшмәләр уздыралар, урамнарны тәртипкә китерәләр, бүләк җыялар

Җәйнең кыл уртасына якынлашабыз. Тиздән районнарда Питрау бәйрәмнәре гөрлиячәк.

Сарман районының Ләке авылында, Питрауга әзерлек кысаларында, 2 июль көнне бәйрәм мәйданында җаваплы хезмәткәрләр, белгечләр, оешма җитәкчеләре һәм башкалар катнашында киңәшмә үткәрелде.

«Һәр оешмага эш бүлеп бирелде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин бурычлар билгеләде. Питрау – 12 июльдә узачак», – дип хәбәр итә ләкелеләр.

Менделеевск районының Сәйтәк авылында бәйрәмгә бүләк җыйганнар. Олысы, кечесе керәшен күлмәкләре киеп авыл әйләнгәннәр. Авыл халкының кәефен күтәргәннәр.

Зәй районының Югары Баграж авылында да Питрауны көтеп алалр.

«Питрау бәйрәменә әзерлек юл кырыендагы агачларны агартудан башланды.  Арысак та, эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе күңелләрне күтәрде», – дип сөенә авыл халкы.

Сәвәләй авылында да Питрау бәйрәмен оештыру буенча киңәшмә узган. Бәйрәм программасы ачыклаганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев