Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Автобус йөртүчесе Анатолий Николаев: «Пассажирлар тормышы өчен гаять зур җаваплылык хисе тоям»

Питрәч районыннан Анатолий Иванович кошчылык комплексында эшли, анда көн саен хезмәттәшләрен эшкә алып килә.

Аның маршруты Ленино-Кокушкино авыл җирлегеннән башлап, Ходяшево, Надеждино, Питрәчкә.кадәр юл үтә.

- Бездә беренче рейс бик иртә башлана. Кичке алтыга, җидегә кадәр эшлим, график буенча ике көн эшләп, ике көн ял итәм, –  ди машина йөртүче.

Аның хезмәт биографиясе әлеге предприятиедә 1989 елда башлана. Тумышы белән Анатолий Иванович Көлкәмәр авылыннан. 10 классны тәмамлагач, сәламәтлеге аркасында бу эшне башкара алмаган әтисе урынына, савым сыерлары көтә башлый.

Көтү зур,300 башка якын. Тырыш егетне колхоз рәисе Николай Кулаков күреп ала һәм Питрәчкә машина йөртүчегә укырга җибәрә. Шулай итеп, аның гомерлек эшенә әйләнгән һөнәре барлыкка килә.

- Башта мин җиңел машинада эшләдем, директор урынбасарын йөрттем, ә 1992 елда автобуска күчтем, – дип искә ала Анатолий Иванович.

Руль артында ул бик сак кеше, шуңа күрә беркайчан да юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәгән. Машина йөртүче үзе моны пассажирлар тормышы өчен гаять зур җаваплылык хисе белән аңлата. Хезмәттәшләре аны хөрмәт итәләр.

Анатолий Иванович Осиновскида яши. Хатыны Федосия Николаевна – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, шулай ук, кошчылык фабрикасында эшли. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер бәхетле әби-бабай: кызларның һәркайсының инде өчәр баласы бар.

Эштән соң гаилә башлыгы яраткан шөгыльләренә вакыт таба: ул оста балыкчы. Хәзер, мәсәлән, аның кулында хуҗалыкта файдалы яңа корал – утын кисү җайланмасы.
Күптән түгел, автобус йөртүчесе Анатолий Николаев «Ак Барс «Холдинг компаниясе»АҖ медале белән бүләкләнде.

Фото: Пестрецы-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев